Илдар Халиков: “Хөкүмәт халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерүне стратегик бурыч итеп куя”

2010 елның 9 июне, чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков депутатларны ТР Министрлар Кабинеты эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды.

Илдар Халиков сүзләренә караганда, ТР Хөкүмәте социаль-икътисади һәм милли-мәдәни сәясәт өлкәсендә моңарчы тупланган тәҗрибәне истә тотып эшләячәк. Республикада актив рәвештә инвестицияләр җәлеп итү һәм инновацион процесслар дәвам иттереләчәк. “Республика икътисадында нефть табу һәм машина төзелеше кластерлары зур урын алып тора. Татарстан Идел буе федераль округындагы нефтехимия продукциясенең - 28 процентын, РФ буенча 13 процентын җитештерә”, - диде Хөкүмәт башлыгы, республиканың химия һәм нефтехимия продукциясен җитештерүдә һәм аны урнаштыруда лидер булырга тиешлеген ассызыклап.

Премьер-министр Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә алдынгылар рәтендә баруын искәртеп, аның Краснодар өлкәсеннән генә калышып, икенче турында булуын әйтте. Республикада җитештерелгән ит һәм сөтнең 25 процентының башка төбәкләргә дә чыгарылуын хәбәр итте. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгының табыш китерергә тиешлеген ассызыклады. Ул авыл хуҗалыгына стратегик инвесторларның килүен, алар тарафыннан башкарылган эшләр турында санап үтте. “Бу өлкәдә Хөкүмәтнең бурычы – оештыру һәм идарә механизмнарын камилләштерүгә ярдәм итү”, - диде И.Халиков.

Торак төзелеше өлкәсе үсешенә тукталып, Илдар Халиков алдагы елларда да Татарстанның бу өлкәдәге әйдәп баручанлыгын саклап калу бурычы торуын хәбәр итте. Аз катлы һәм эконом-класслы торак төзү, шул ук вакытта энергия ресурсларын янга калдыру мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте. Алга таба да төзелешне һәм төзелеш материалларын җитештерүне үстерү зарурлыгын билгеләп үтте.

2015 елга югары үстерелешле мәгариф кластерын формалаштыру тәмамланачак. “Мәктәптә белем бирү челтәрендә республика РФ Президенты Д.Медведев тарафыннан тәкъдим ителгән “Наша новая школа” дип аталган милли инициатива кысаларында эш алып барачак, - дип, Премьер-министр әлеге инициатива кысаларында Хөкүмәт яңа дәүләт белем бирү стандартларына күчүне тәэмин итү, сәләтле балаларны үстерү, өстәмә белем бирү, мәктәп инфраструктурасын камилләштерү кебек бурычларны хәл итәчәк. “Яңа мәктәп яңа укытучыны таләп итә. Ул профессиональ сыйфатларга гына түгел, югары әхлакый сыйфатларга да ия булырга тиеш. Шуңа күрә Хөкүмәт укытучылар корпусы сыйфатын камилләштерү бурычын куя. Иң мөһиме – укытучылыкка яшь һәм талантлы кешеләрне җәлеп итү”, - диде ул.

Илдар Халиков республиканың сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү мәсьәләләренә тукталып, алда халык санын үсешен тотрыклыландыру, профилактика эшен оештыру, югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфатын яхшыртып, үлем-китем һәм инвалидлык очракларын киметү бурычлары торуын белдерде.

Сәламәт тормыш алып бару һәм спорт юнәлешен үстерү юнәлешенә күчеп, ул 2013 елда Универсиада уздыру Казанның озак еллар буена спорт башкаласы исемен йөртүгә булышлык итәчәген билгеләп үтте. Универсиада өчен төзелгән объектларны рациональ һәм нәтиҗәле куллану, югары сыйфатлы спорт-белем бирү кластерын төзү бурычы торуын әйтте. Әлеге кластерның үзәгендә Татар дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе торачак.

“Татарстан Хөкүмәтенең мөһим эш юнәлешләреннән булып республиканың күпмилләтле мәдәниятының гармонияле үсешен тәэмин итү тора. Мәдәни потенциалны Татарстан Республикасының Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда образын формалаштыру өчен файдалану зарур”, - дип белдерде И.Халиков. Хөкүмәтнең бик әһәмиятле эш юнәлешләреннән ул Татарстанның мәдәни мирасын саклауны билгеләп үтте һәм бу юнәлештә Болгарны һәм Зөя утравын төзекләндерү буенча төзелгән фондның зур роль уйнарга тиешлеген белдерде.

ТР Премьер-министры, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Хөкүмәт алдына куелган бурычларның бары тик дәүләт хакимияте органнары һәм муниципаль хакимият органнарының координацион эшчәнлеге нәтиҗәсендә хәл ителә алуын ассызыклап үтте. ТР Министрлар Кабинеты эшчәнлегенең төп юнәлешләренең республика өчен өстенлекле булган бурычларны үтәү өчен программалар эшләүгә җирлек булып торуын белдерде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Хөкүмәтнең эш юнәлешләре ТР Дәүләт Советында узган фикер алышудан соң тагын да тәгаенләнәчәк һәм тулыландырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International