Төркиянең Tekfen Construction and Installation Co., Inc. компаниясе төзелеш өлкәсендә подрядчы хезмәтләрен күрсәтүче буларак танылу алган. Хәзерге вакытта бу ширкәт Төркия, Урта Көнчыгышта, Төньяк Африка илләрендә, Кавказ һәм Үзәк Азиядә, Көнчыгыш һәм Үзәк Европада төзелеш проектларын гамәлгә ашыра. Алар гражданлык максатындагы төзелешләр, эре сәнәгый эшкәртү заводлары, нефть үткәргечләр төзелеше һ.б. эченә ала.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.