Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә 2016 ел гыйнвары нәтиҗәләре буенча Татарстанда җитештерелгән ит һәм сөт турында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Ел башыннан Татарстан Республикасында 94,5 мең тонна сөт савылган, диде Марат Әхмәтов, 2015 елга караганда үсеш бар.
Аның сүзләренчә, агымдагы елга бөтен районнарга да бурыч - сөт җитештерү усешен 5 % тан артык тәэмин итү.
Бүген республикада авыл хуҗалыгы берләшмәләре көненә 3100 тонна сөт җитештерәләр, районнар арасында күп еллар буе лидер - Балтач, дип хәбәр итте министр. Лидер райоонар арасында Кукмара, Әтнә, Актаныш һәм Саба бар.
Ит җитештерү өлкәсендә, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, 2016 елда "юнәлеш драйверы сыер ите булырга тиеш". 43 районнан бары 27 ендә генә гыйнвар аенда уңай динамика бар, ә бит тоткарлаучы сәбәпләр юк.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры 1 литр сатылган сөткә субсидияләр турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, субсидияләр гыйнвар-февраль нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы бюджетыннан биреләчәк, ә елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча федераль бюджеттан бүленәчәк.
Алдан хисапларга караганда, зур суммалар алырлык районнар бар (Балтач, Әтнә, Кукмара). Сөт күләме өчен субсидияләре күпкә ким булган районнарга ТР авыл хуҗалыгы министры тартылырга һәм сөт күләмен арттыру аша финанс хәлләрен рәтләргә тәкъдим итте.