ТР узган ягу сезонындагы эш нәтиҗәләре каралып,яңа сезонга әзерлек буенча бурычлар куелды

2010 елның 11 июне, җомга
Республика ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплексы предприятиеләренең 2009/2010 елгы ягу сезонындагы эш нәтиҗәләре һәм яңа сезонга нәтиҗәле әзерлек буенча бурычлар бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында күтәрелгән төп мәсьәлә буды. Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган утырыш эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Илдар Халиков белдерүенчә, муниципаль районнар, предприятиеләр кышка әзерлек буенча вәзгыятьне яхшырту өчен елдан-ел күбрәк эшли. Соңгы 10 елдагы статистикадан күренгәнчә, җылылыкны җибәрү процедуралары, гадәттән тыш хәлләр туганда алар буенча чаралар күрү дә уңай динамика бирә. 2009/2010 елгы ягу сезонында да бу күзәтелгән. Узган декабрьдә аномаль түбән температураның озак вакыт саклануына карамастан, җитди аварияләр булмаган. Хөкүмәт башлыгы искәрткәнчә, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм буенча федераль фондтан капиталь ремонтка бирелгән акчалар соңгы 3 елда Татарстанда торак фондын кышка әзерләү өчен шартларны тагын да яхшырткан.

Шулай да барысы да ал да гөл түгел әлегә. Мәсәлән, узган ягу сезонында республикада торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә 500 дән артык хокук бозу очрагы теркәлгән. Узган ел аврияләр белән бәйле катлаулы хәл Казан шәһәрендә күзәтелде. Җылылык челтәренә зыян килү сәбәпле, берничә микрорайонда җылы бирү туктатылган иде. Ремонт хезмәтләре тиз арада моның нәтиҗәләрен төзәтә алмады. Сәбәбе - барлык җаваплы хезмәтләрнең дә бу гадәттән тыш хәлдә оператив эш йөртә алмавында. Энергетика һәм торак-коммуналь объектларында эшчәнлек бозылу вакытында хезмәтләр арасында мәгълүмат алмашу регламенты бу очракта үтәлмәгән. Беренче этапта идарәче компанияләр бу проблеманы мөстәкыйль хәл итәргә омтылган. Республика структуралары соңрак кына кушылган.

“Бүген төп бурыч объектларны кышкы чорга максималь әзерләү белән генә чикләнми, ә оештыру эше, мәгълүмат алмашу һәм гадәттән тыш хәлләр чыкканда, аның буенча кичекмәстән чаралар күрү регламентларын үтәргә дә кирәк. Алда комплекслы эшләр тора. Резерв ягулыгы, киләсе елгы ягу сезонына әзерлек белән бәйле башка мәсьәләләрне дә хәл итәсе бар. Яңа сезонга әзерлек эшләрендә үткәндәге хаталардан сабак алып, оператив эшчәнлек таләп ителә”, -ди Хөкүмәт рәисе. Узган ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, торак фондының ягу сезонына әзерлеге, аннан алдагы елларга караганда, тагын да яхшырак булган. Ә менә социаль өлкә (мәктәп, балалар бакчасы, хастаханәләр һ.б.) объектларына җылылыкны вакытында җибәрү буенча тоткарлыклар туган. Премьер-министр быел бу мәсьәләгә аерым игътибар итәргә чакырды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, хәзер кышкы чорга әзерлек җылылык, электр, газ, су белән тәэмин итү белән генэ чикләнми, ә капиталь ремонт та аның состав өлеше булып тора. “Газ белән тәэмин итүнең ачык, аңлаешлы схемасы эшләнергә тиеш. Тариф сәясәтенә ныклы игътибар бирергә кирәк. Инвестиция программалары шуңа нигезләнеп төзелергә тиеш”, - ди Президент. Ул шулай ук хуҗалык субъектларының кулланылган газ өчен “Татгазинвест” алдындагы бурычларын каплау мәсьәләсен күтәреп, бу мәсьәлә буенча шөгыльләнүче махсус комиссияне, шулай ук муниципаль берәмлекләр башлыкларын, Энергетика министрлыгын контроль эшен көчәйтергә чакырды.

Утырышта ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплексы предприятиеләренең узган сезондагы эш нәтиҗәләре һәм яңа сезонга әзерлек буенча бурычлары хакында ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев белән төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин чыгышлары тыңланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International