Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кылды. Визиты кысаларында ТР Президенты Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы эшчәнлеге белән танышты.
Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин озата йөрделәр.
Мәгариф учреждениесе нефть химиясе тармагы өчен 8 эшче һөнәрләргә һәм ике белгечлеккә хезмәт кадрларын әзерләү буенча ресурс үзәге статусын алган иде. Бүген техникумда, Менделеевсктагы филиалын исәпләп, 1195 булачак белгеч белем ала. 29 производствода укыту остасы һәм 35 гомумпрофессиональ һәм махсус дисциплиналар буенча укытучылар белем бирә.
ТР Президентына заманча лабораторияләр һәм һөнәрханәләр күрсәттеләр. Техникум директоры Татьяна Куприянова сүзләренчә, ресурс үзәкне җиһазлауга һәм яңа җиһазлар сатып алуга 29 млн. сум акча бүленеп бирелгән. "ТАНЕКО" һәм "Түбән Кама нефть химиясе" предприятиеләре актив ярдәм күрсәтте.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Профессиональ ориентация үзәгендә дә булды. Биредә абитуриентларны республика предприятиеләрендәге эшче һөнәрләр белән таныштыралар, укучыларның теге яисә бу эшчәнлеккә кызыксынулары булуны билгеләү буенча диагностика уздыралар.
ТР Президентына техникум нигезендә кыска вакытлы программалар буенча кадрларны әзерләү һәм яңадан әзерләү эше алып барылганы турында хәбәр иттеләр, шул рәвешле 2970 кеше белем алган.
Рөстәм Миңнеханов күргәннәреннән кәнәгать калды һәм укучыларга алга таба уңышлар теләде. Техникум җитәкчелеге, үз чиратында, Татарстан Президентына даими ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр.