Рөстәм Миңнеханов: "Тукай районының көндәшлеккә сәләтле өстенлекләре бик күп"

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай муниципаль районына эш сәфәре кылды. Ахырда ул муниципаль район Советының 2015 елдагы социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышында катнашты. Әлеге чарага кадәр ТР Президенты ярминкәдә булды, анда районның азык эшкәртүче һәм башка сәнәгать предприятиеләре үз товарларын тәкъдим иткәннәр иде.

Төп доклад белән Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, 2016 елның 1 гыйнварына районда 38 мең 953 кеше гомер кичерә. Җан башына акчалата табыш 12,6 процентка артып, аена 21,9 мең сум тәшкил иткән. Айлык уртача эш хакы 27,7 мең сум (2014 елга карата 115 процентка арткан). Хисап елына Тукай районы предприятиеләре һәм оешмалары 35,5 млрд. сумлык үзләре җитештергән товар саткан, артым - 136 процент.

Сәнәгать җитештерүенең гомум күләмендә шактый өлешне, 47 процент, азык һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре били.  Район икътисадына авыл хезмәтчәннәре дә уңай өлеш кертә. Район авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең тулаем продукция күләме 19,5 млрд. сум тәшкил иткән (2014 елга карата 110 процент).

16,1 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 5650 сыер. Бер елда тере авырлыкта 125 мең тонна терлек һәм кош-корт җитештерелгән, шул исәптән 74,3 мең тонна кош ите, 48,5 мең тонна дуңгыз ите, бу республика буенча гомум ит җитештерүнең 35 процентын тәшкил итә. Тулаем 26,6 мең тонна сөт савылган (2014 елга карата 102 процент). 

2015 елда крестьян-фермер хуҗалыклары саны арткан, алар районда - 60. Фермерлар җитештергән продукция 404 млн. сумга җитә. Авыл кешеләре гаилә фермаларын үстерү буенча дәүләт ярдәмен тойган, бүген алар районда 32. 14е югары технологияле санала, аларда 146 кеше хезмәт куя.

Муниципаль берәмлек башлыгы чыгышын шәрехләп, Р.Миңнеханов күп юнәлешләр буенча Тукай районыныда күрсәткечләре яхшы булуны билгеләп үтте, шул ук вакытта потенциал да бар. "Сез зур шәһәрләр - Чаллы һәм Түбән Кама янында урнашкан, сез бик җәлеп итүчән, чөнки сезнең бөтен юнәлешләр буенча үз күрсәткечләрегезне яхшырту мөмкинлеге бар. Чит ил инвесторлары белән күбрәк шөгыльләнергә кирәк, сез булдырасыз, мин моңа ышанам", - диде ул.

Шул ук вакытта Тукай районы шәһәрләр һәм районнар рейтингында 22 урында гына. Миңнеханов район җитәкчелегенә беренче унлыкка керү бурычын куйды. "Сез ит, кош-корт, дуңгыз ите буенча лидер, әмма сөт буенча начар эшлисез. Сез шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекнең баш санын югалтасыз. Сездә булдыклы кешеләр бик күп, моның белән шөгыльләнергә кирәк, моңа игътибар итү зарур, үсеш нокталары бар. Сезнең район тотрыклы, идарә ителешле, шәһәр янында урнашкан. Мин үзем дә шәһәр янында урнашкан район башлыгы булдым - сездә нинди авырлыклар барын беләм. Шул ук вакытта сездә көндәшлеккә ия өстенлекләр дә бик күп, сез шулардан файдалана аласыз", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Тукай районы авыл кешеләре үз продукцияләрен республика шәһәрләре һәм районнарында узучы ярминкәләрдә уңышлырак сата алсын өчен авыл хуҗалыгы белән күбрәк шөгыльләнергә кушты. Әлеге темага күбрәк игътибар бирү мөмкинлеген карау үтенече белән ул залда утырган Чаллы мэры Наил Мәһдиевка мөрәҗәгать итте.  

ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманга Су саклау зоналары елында Тукай районында яр линиясе проектын тагын бер тапкыр карау йөкләмәсе бирелде.

Очрашу азагында Татарстан Президенты Тукай районының иң яшы хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырды.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International