Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кысаларында киң күләмле заманча техника һәм продукция күргәзмәсендә булды.
Күргәзмә "Нефтьче" мәдәният йортында (Әлмәт ш.) оештырылган иде. Экспонатлар белән танышу махсуслаштырылган техниканы караудан башланды.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин 2015 елда Россия, республика һәм җирле бюджет акчасына сатып алынган техника турында сөйләде.
Күргәзмәдә төрле блоклардан торган зур күләмле экспозицияләр бар иде. Бу яшьләр сәясәте дә, спорт та, мәдәният һәм мәгариф, сәламәтлек саклау һәм сакчыл җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать, эшмәкәрлек, торак-коммуналь хуҗалыгы, экология һәм төзелеш тә.
Монда шулай ук җитештерү, социаль һәм эшмәкәрлек өлкәләрендәге яңалыклар, якын киләчәктә гамәлгә кертеләчәк креатив техник идеяләр тәкъдим ителде.
Экскурсия барышында фикер алышулар булды. Илдар Халиков авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңышны үстерү генә түгел, бәлки аны дөрес итеп сатарга да өйрәнергә киңәш итте.
ТР Премьер-министры шулай ук әлмәтлеләргә "ГЛОНАСС" глобаль спутник навигация системасы өчен аерым рәхмәт белдерде. Монда аны республикада беренчеләрдән булып гамәлгә керткәннәр.