Рөстәм Миңнеханов беренче тапкыр РФ Дәүләт Советы Президиумы составына керде

2010 елның 16 июне, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы Президиумы составының яңа составына керде. Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев указ белән РФ Дәүләт Советы Президиумы составында үзгәрешләр хакында белдерде. Документ дәүләт башлыгының рәсми сайтында дөнья күрде.
Рөстәм Миңнеханов беренче тапкыр РФ Дәүләт Советы Президиумы составына керде. Әлеге составка Татарстан башлыгыннан тыш Алтай Республикасы башлыгы Александр Бердников, Волгоград өлкәсе хакимияте башлыгы Анатолий Бровко, Еврей автономияле округы губернаторы Александр Винников, Брянск өлкәсе губернаторы Николай Денин, Мурмански өлкәсе губернаторы Дмитрий Дмитриенко, Ханты-Манси автономияле округы губернаторы - Югры Наталья Комарова, Карачай-Черкес Республикасы президенты Борис Эбзеев кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International