Федераль юл фонды булдыру – ул алга бер адым, дип саный Рөстәм Миңнеханов

2010 елның 16 июне, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведевның видеоконференция режимындагы киңәшмәсендә федераль юл фонды булдыру проекты буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
РФ транспорт министры Игорь Левитин проектны тәкъдим иткәч, РФ Президенты төбәк җитәкчеләре фикерләрен тыңлады, нәкъ менә аларга урыннарда яңа схеманы гамәлгә куярга туры киләчәк.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада юл фонды белән ничек эшләргә, анда чыганаклардан акчаларны ничек консолидацияләргә һәм аларны юл төзелешенә, карап тотуга нәтиҗәле юнәлтергә икәнлекне беләләр. Татарстанда кризиска кадәр «Татавтодор» булдыра алды, анда хезмәт күрсәтү, юлларны төзекләндерү һәм тәзү өчен кирәкле инфраструктура бар. “Без юлларны заманча техникада һәм заманча технологияләр буенча төзергә тиеш дип саныйм”, - дип билгеләп үтте ул.
РФ Президенты фикеренчә, юл хуҗалыгы федераль, шулай ук төбәк дәрәҗәсендә дә күп акча таләп итә.
Республика башлыгы сүзләренчә, ягулыкка акцизларны күтәрү турында карар кабул ителсә, халыкка аңлату эшләре алып барырга кирәк булачак. Акцизлар күтәрелү ТР юл тармагы бюджетына өстәмә 2,9 млрд. сум акча кертәчәк, ә транспорт салымын бетерү бу сумманы 1,8 млрд. сумга киметәчәк.
“Минем позициям – транспорт салымын киметмәү”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. Гомумән алганда, Татарстан Президенты юл фондын булдыруны алга бер адым буларак бәяләде. Аның фикеренчә, проектны эшләү вакытында 12 тоннадан артык авырлыкта булган транспортларга җитди карарга кирәк. Алар юлларга зур зыян сала һәм аны компенсацияләргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International