Татарстанның иң яхшы мәктәбе дип Казанның 39 нчы урта мәктәбе табылды

2010 елның 16 июне, чәршәмбе

Татарстанның иң яхшы мәктәбе дип Казанның 39 нчы урта мәктәбе табылды. Әлеге мәктәпне директор Галина Нәҗипова җитәкли. ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов аңа, интерактив комплекс алу өчен сертификат һәм кыңгырау бүләк итте.

“Безнең мәгариф системасы белән горурланырга була”, - дип, министр киләсе атнада республика белем бирү системасын яңартып кору стратегиясенең Президентка тәкъдим ителәчәген хәбәр итте.

Казанның 39 нчы урта мәктәбе исә Татарстан данын Россия күләмендә узачак конкурста яклаячак. Аның директоры Галина Нәҗипова билгеләп үткәнчә, бигрәк тә Укытучы елында мондый бәйгеләрдә катнашу – мәктәп эшчәнлеге өчен бик әһәмиятле. “Мәгариф системасы – безнең ныклы кулларыбызда”, - диде ул. Һәм үзе җитәкләгән уку йорты эшчәнлеге белән таныштырып узды.

2010 елда, “Татарстанның иң яхшы мәктәбе” бәйгесеннән тыш, “Иң яхшы гомумбелем бирү учреждениесе директоры”, “Иң яхшы гомумбелем бирү учреждениесе директоры уку-укыту эшләре буенча урынбасары”, “Иң матур мәктәп”, “Ел балалар бакчасы”, “Ел тәрбиячесе” республика бәйгеләре узган иде. Бүген аларның җиңүчеләре дә билгеле булды.

Аерым алганда, “Иң яхшы гомумбелем бирү учреждениесе директоры” дип Бөгелмә районының 2 нче лицее директоры Геннадий Иванов табылды. Министр, аны тәбрикләп, яхшы мәктәпнең яхшы директорга бәйле булуын билгеләп үтте. Бу фикерне бөтен педагогик җәмәгатьчелекнең дә хуплавын белдерде.

Бүген шулай ук “Иң яхшы гомумбелем бирү учреждениесе директоры уку-укыту эшләре буенча урынбасары”, “Иң матур мәктәп”, “Ел балалар бакчасы”, “Ел тәрбиячесе” конкурслары җиңүчеләре дә билгеле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International