ТР Президенты: Мамадыш районына үсеш динамикасын тизләтергә кирәк

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Мамадыш районына, үсеш динамикасын саклап калу белән бергә, аны тизләтергә дә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль район Советы утырышында хәбәр итте.  

Искәртәбез, утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Мамадыш промкомбинатында һәм политехника колледжында булды, шулай ук күп фатирлы йортны ачу тантанасында катнашты.

Чыгышында Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, соңгы елларда   Мамадыш районында торак программаларына бәйле рәвештә үсеш динамикасы күзәтелә, шул исәптән социаль ипотека буенча да зур үзгәрешләр бар. Ул белдергәнчә, районда 27 программа гамәлгә ашырыла, алар бар да кешеләр тормышын яхшыртуга юнәлә.

«Беренче карашка уңай хисләр кала. Саннарны күргәч, аларның Мамадыш районында шәбрәк булуын телисең», – диде Р. Миңнеханов.

Татарстан Президенты фикеренчә, агросәнәгать комплексына, шул исәптән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, фермер һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтергә кирәк. Чыгышында ул шәхси хуҗалыкларда терлекләр саны кимү темасына кагылды, бу хәлнең терлекләрне көтү мәсьәләсенә бәйле икәнне билгеләп үтте. «Көтүче хезмәте бик авыр, моны шуны сынап карамаган кеше генә белми», – диде Р. Миңнеханов. Ул электрокөтүче куллану мөмкинлеген сынап карарга кушты. 

Рөстәм Миңнеханов бизнесны үстерүгә игътибар итәргә, «районның географик хәлен кулланып, һәм районда яшүче кешеләр ярдәмендә» аның өчен шартлар тудырыга кирәклекне кисәтте.  «Инфраструктура булдырырга кирәк, бигрәк тә хезмәт күрсәтү инфраструктурасын», – диде Рөстәм Миңнеханов. М-7 трассасының район территориясе аша узуын, су ресурслары булуны исәпкә алып, туризмны үстерү зарур.

«Без әле генә менә дигән ресурс үзәген карадык, аңа күп акча кертелгән. Анда беренче чиратта районга кирәкле белгечләр әзерләнергә тиеш, – диде Татарстан Президенты. Ул мәктәптә белем бирү сыйфатына да кагылды, чөнки муниципаль берәмлекләр рейтингында Мамадыш районы 24 нче урынга төшкән. «Безгә Мамадыш районының куәтле потенциалы булу мөһим, белемле кешеләр – безнең киләчәгебез бит», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Амбициоз бурычлар куя белергә кирәк, – диде Татарстан Президенты. – Сез үз керемнәрегезне 50 процентка арттырырга телисез, үзегезне үзегез тәэмин итәр өчен 100 процент кирәк».

«Сезнең янәшәдә генә эре сәнәгать үзәкләре: Түбән Кама, Чаллы, «Алабуга» МИЗ. Сез бу процессларга кушылырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Тагын бер эш юнәлеше итеп ТР Президенты юллар салуны атады.

«Без  Татарстанда биш ел буена уңай демография булу белән горурланабыз. Кызганычка каршы, сезнең район мондыйларга керми. Монда табигый кимү – 174 кеше. Гаиләләрдә балалар тусын өчен шартлар тудырырга кирәк һәм аерылышуларга да игътибар җитми», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Тулаем алганда районда кызыклы фикерләр һәм хәл ителешләр күп. Район зур һәм катлаулылыклар җитәрлек икәне аңлашыла. Әмма, үсеш динамикасын саклап калу белән бергә, аны тизләтергә дә кирәк. Моның өчен мөмкинлекләр бар», – дип йомгаклады чыгышын Татарстан Президенты.

Район башлыгы Анатолий Иванов хәбәр иткәнчә, районның берләштерелгән бюджеты үтәлеше, федераль һәм республика бюджетларыннан кире кайтарылмый торган кертемнәрне исәпкә алып, 1 млрд. 57 млн. сум тәшкил иткән (расланган еллык күрсәткечләрдән 114 процент). Үз керемнәре 361 млн. сум – берләштерелгән бюджет  күләмнәреннән 34 процент. Соңгы 5 елда үз керемнәре 70 процентка арткан.

Сессия азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International