Бүген Казан Кремлендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды.
Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һ.б катнашты.
Татарстан Президенты бирегә җыелучыларны Ватанны сакаучылар көне белән котлады. Аның сүзләренчә, бу көн “Ватанга бурыч һәм хезмәт итү буенча тугрылык символы”.
“Безнең әтиләр, бабайлар һәм аларның әтиләре Бөек Ватан сугышында катнашкан. Татарстанлылар үз тормышларын куркыныч астына куеп туган җирләрен дошманнан саклаган, безнең илнең иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшкәннәр”, - диде ТР Президенты. Татарстаннан чакырылган 328 солдатка Советлар Союзы Герое исеме бирелде, дип искәртте ул. 48 кеше Дан ордены белән бүләкләнгән.
Безнең 10 меңгә якын якташыбыз Әфган сугышын узган, 261 кеше хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. 570 кеше яраланган һәм контузия алган, 1744 кеше хәрби бүләккә лаек булган. Газинур Хәйруллинга РФ Герое исеме бирелгән”, - дип билгеләп үтте Р.Н. Миңнеханов.
“Чечня Республикасында һәм Төньяк Кавказда террорчылыкка операцияләрдә 12,5 меңгә якын хәрби татарстанлы катнашкан. Дүрт якташыбыз Россия Федерациясе Герое исеменә лаек. 800 дән артык хәрби орден һәм медальләр белән бүләкләнде, - диде ТР Президенты. “Сугыштан соңгы елларда башка дәүләтләр территорияләрендә хәрби хәрәкәтләрдә 28 мең кеше катнашты. Аларның күбесе дәүләт бүләкләренә лаек”, - диде ул.
“Чын ир-атның бурычы – Ватанны саклау”. Ныклы һәм ышанычлы армия, сугышка сәләтле Хәрби Көчләр - илдә тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклау өчен кирәкле шартлар”, - диде Р.Н. Миңнеханов.
2006 елдан бирле Татарстанның гражданнарны хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләүче, чакырылышны оештыру һәм үткәрү конкурсында лидерлык итүенә игътибарны юнәлтте.
Рөстәм Миңнеханов барысына да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм бәйрәм кәефе теләде. Аннары бүләкләр тапшырдылар. Барыннан да элек Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән өлкән сержант Михаил Степанов (1943 елның 5 августында һәлак булган), Кызыл армияле Дмитрий Хохлов (шулай ук Кызыл Йолдыз белән бүләкләнгән, 1993 елда вафат булган), рядовой Степан Лезин (“Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән, 1976 елда үлгән) гвардиясе туганнарына дәүләт бүләкләренә таныклыклар тапшырылды.
Моннан тыш, запастагы рядовойлар Ильяс Койчиев, Владислав Макаров, Марат Шәрифҗанов, запастагы кече сержант Альберт Газизов (барысы да Суворов медале белән бүләкләнгән), запастагы рядовой Руслан Яздановка (“Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән) дәүләт бүләкләре тапшырылды.
РФ Президенты указы белән ТР Премьер-министры урынбасары, ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиле генерал-майор Равил Әхмәтшин "Дуслык" ордены белән бүләкләнде. Шулай ук “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре тапшырылды.