Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков һәм Стивен Беррел биотехнологияләр тармагында хезмәттәшлек итү буенча фикерләште
2010 елның 21 июне, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән "Burrill&Company" (АКШ) халыкара венчур фондының башкаручы директоры Стивен Беррел әфәнде очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды.
ТР Премьер-министры кунакны сәламләп, Беррел әфәндегә Татарстанда үткәрелгән вакыт республиканың сәнәгать һәм икътисад потенциалы, кече һәм урта бизнесны үстерү, инвестицияләр өчен аның инфраструктурасы белән танышырга мөмкинлек бирде, дип белдерде.
Илдар Халиков Стивен Беррел белән беренче очрашу киләчәктә хезмәттәшлек итүгә өмет уятты дип искәртте. Искә төшереп үтәбез, 17 майда Мәскәүдә узган очрашуда Илдар Халиков белән Стивен Беррел биотехнологияләр тармагында хезмәттәшлек итү һәм биотехнологияләр өлкәсендә Татарстан-Америка венчур фондын булдыру буенча фикер алышкан иде.
Татарстан "Burrill&Company" (АКШ) халыкара венчур фонды белән хезмәттәшлек итү, фондның биотехнологияләр тармагына венчур инвестицияләр кертү өлкәсендә бай тәҗрибәсен файдалану кызыксындыра, дип билгеләп үтте Илдар Халиков.
Стивен Беррел Татарстанга чакырулары өчен ТР Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. Ул 2010 елның 18-19 июнендә Санкт-Петербургта 14 нчы халыкара икътисади форумда катнашуын искәртеп узды һәм аның Казанга визиты да Россия Федерациясенә сәфәре кысаларында булган.
Стивен Беррел 2 көндә республиканың предприятиеләре эше белән таныша, югары технологияләр өлкәсендә "ИТ-парк", «Идея» технопаркы инфраструктурасын күрә алуын һ.б. белдерде һәм алар халыкара дәрәҗәгә туры килә һәм Татарстан өчен икътисадны киләчәктә дә үстерү өчен перспективалар ача дип ышандырды.
Стивен Берррел сүзләренчә, Россиядә фән өлкәсендә бай мирасы бар һәм эшмәкәрлекне үстерүдә чагыштырмача зур булмаган тәҗрибәсе бар. "Burrill&Company" (АКШ) халыкара венчур фондының бу өлкәдә 40 еллык тәҗрибәсе бар, аерым алганда, биотехнологияләрне үстерү өлкәсендә, дип искәртеп үтте. Шулай итеп , фонд Корея, Малайзия, Һиндстан, Аргентина, Бразилия һәм башка илләрдә үз эшчәнлеген гамәлгә куя.
Аннары очрашуда катнашучылар "Burrill&Company" (АКШ) халыкара венчур фонды белән Татарстан Республикасының биотехнологияләр тармагын үстерү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре буенча фикерләште. Очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Инвестицион-венур фонды директоры Айнур Айдельдинов һ.б. катнашты, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз