ТР Хөкүмәте һәм Олимпия уеннары Транспорт дирекциясе беркетмәгә кул куйды
2010 елның 23 июне, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән “Олимпия уеннары транспорт дирекциясе” Автоном коммерцияле булмаган оешма арасында 2013 елда Казанда 27 нче Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек һәм үткәрү чорында хезмәттәшлек итү буенча килешү төзү ниятләре турындагы беркетмәгә кул куелды.
Документны ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Олимпия уеннары Транспорт дирекциясе” АКО генераль директорының беренче урынбасары Сергей Быстров имзалады.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.