Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты “ТАНЕКО” ААҖ мәйданында киңәшмә уздырды
2010 елның 23 июне, чәршәмбе
Түбән Камада кичә кич Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО” заводларының Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексы төзелеше буенча киңәшмә уздырды. Шулай ук Президент объектларны да карады.
“ТАНЕКО” ААҖ матбугат хезмәте белдерүенчә, киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов проектны гамәлгә куючылар алдында торган ике төп бурычны билгеләгән. Беренчесе, ике айда төзелеш-монтажлау эшләренең төп өлешен тәмамлау. Моның өчен үз вакытында җиһазлар һәм материаллар белән тәэмин итәргә, эшне сыйфатлы башкарырга, кеше ресусрсларын мобилизацияләргә, башкару-техник документларны рәсмиләштерүне тәмамларга кирәк.
Булачак производствоны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү икенче мөһим бурыч булып тора. Беренче пуск комплексынада персоналга ихтыяҗ 1647 кеше тәшкил итә. Бүгенге көндә750дән артык хезмәткәр кабул ителгән. Бигрәк тә эшче һәнәр ияләренә ихтыяҗ зур.
Мондый катлаулы һәм югары технологияле производство тәҗрибәле белгечләр һәм эшче персонал таләп итә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Моның белән бәйле рәвештә ул «ТАИФ-НК» ААҖ, «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ, «Түбән Кама шин» ААҖ җитәкчеләренә һәм башкаларга «ТАНЕКО»га кадрлар мәсьәләсен хәл итү һәм шундый ук производстволарда стажировка үтүне оештыруда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
“Беркайда да артык кешеләр булмавын аңлыйм, - диде Президент, - шулай да Комплекс бөтенроссия күләмендәге объект икәнен исәпкә алырга кирәк. Персоналлар туплау мәсьәләсенә җитди карарга кирәк”.
Гомумән алганда, проектны гамәлгә кую барышы расланган график кысаларында бара, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Бүген моның өчен кирәкле шартлар бар. Аерым алганда, җитештерү күләмен һәм хезмәт сыйфатын күтәрү өчен матди стимуллаштыру системасы җитди фактор булып тора.
Киңәшмәдә ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов, ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев, «Татнефть» компаниясе генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, «ТАНЕКО» ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов, шулай ук подрядчы оешмаларның җитәкчеләре катнашты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз