Интеллектуаль транспорт системаларын файдалану буенча Татарстан тәҗрибәсен Россия төбәкләрендә җәелдерү тәкъдим ителде

2016 елның 26 феврале, җомга

Казанда үткәрелгән “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары” IV халыкара фәнни-гамәли конференциясе, юлда иминлек тәэмин итү максатыннан, Россия Федерациясенең барлык төбәкләренә дә җәелдерү зарур булган белемнәрне, технологияләрне ачык күрсәтте.

Бүген Казандагы “Корстон” комплексында әлеге конференцияне ябу тантанасында РФ Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе җитәкчесе Виктор Нилов шулай дип белдерде. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, “ERTICO – ITS Europe” ассоциациясенең халыкара мәсьәләләр һәм партнерлар белән багланышлар директоры Расмус Линдхорльм һ.б. рәсми затлар катнашты.

“Без вакытны теоретик уйлануларга бирелеп кенә үткәрмәдек, ә республикада алып барылган эшчәнлек нәтиҗәсен практик яктан да күрә алдык. Бу шәхсән үзем өчен дә, һич шигем юк, хезмәттәшләрем өчен дә уйлануга азык табылды. Хәзер без конкрет эш-гамәлләргә күчәргә әзер”, – диде РФ Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе җитәкчесе һәм Татарстанның бу өлкәдәге тәҗрибәсен бөтен Россия буенча җәелдерү кирәклегенә басым ясады.

Нилов фикеренчә, бу мәсьәләләр белән даими рәвештә шөгыльләнгәндә генә ил Президенты тарафыннан куелган максатка – юлларда иминлек тәэмин итүгә ирешеп була.

Конференцияне ябу тантанасына рәислек иткән Илдар Халиков секцияләр һәм түгәрәк өстәлләр эшенең бик актив уздырылуына игътибарны юнәлтте. Аның әйтүенчә, бу төр конференцияләрдә югары уку йортлары вәкилләренең, мөгаллимнәрнең һәм студентларның катнашуы юкка түгел. Әлеге чара да, аның кысаларында оештырылган күргәзмә дә юлда куркынычсызлык тәэминаты процессының бүгенге катнашучылары өчен генә түгел, киләчәк буын өчен дә гаять әһәмиятле, дип ассызыклады ТР Хөкүмәте башлыгы.

“Юл йөрү һәм кагыйдәләрен бозу очракларын автоматик рәвештә теркәү һәм юлда йөргән өчен түләүнең танып билгеләү системасы, RFID-технологияләр” дип аталган түгәрәк өстәлне алып барган Россия Фәннәр академиясенең В.А.Трапезников исемендәге Идарә проблемалары институты бүлек башлыгы Владимир Вишневский сүзләренчә, әлеге түгәрәк өстәл кысаларында дистәгә якын доклад тыңланган, аларның һәркайсы буенча актив фикер алышу булган. “Транспорт чараларын радиоешлыклы танып билгеләү системасын, RFID-технологияләрне куллану зарурияте түгәрәк өстәлдә катнашучыларның берсендә дә шик, бәхәс уятмады. Әлеге уңайдан бернинди тискәре чыгыш булмады. Бу – түгәрәк өстәл барышында ясалган төп нәтиҗә”, – дип билгеләп үтте ул. Катнашучылар тарафыннан, аерым алганда, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын автомат рәвештә теркәү, йөк-габарит контроле һәм юлда йөргән өчен түләүнең интеграцияләнгән системасын гамәлгә кертү, транспорт чараларын танып билгеләү өчен RFID-билгеләр технологиясен үстерү, Дәүләт автоинспекциясенең административ хокук бозуларны автомат теркәү үзәкләре белән интеграция мәсьәләсе өстендә эшләүгә кагылышлы тәкъдимнәр резолюциягә кертелде.

“Интеллектуаль транспорт системаларының тәэмин итү юнәлешләре” дип аталган түгәрәк өстәл кысаларында Россиядә, шул исәптән Татарстанда, транспортта, юл төзелешендә экологик мохитне саклауга юнәлтелгән технологияләр куллану, интеллектуаль транспорт системалары өлкәсендә кадрлар әзерләү мәсьәләләре каралган. Түгәрәк өстәлгә җитәкчелек иткән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты кафедрасы мөдире Рөстәм Сәхапов сүзләренчә, анда катнашучылар тарафыннан резолюциягә кертелгән төп тәкъдим югарыда телгә алынган университет базасында “Интеллектуаль транспорт системалары” класстерын булдыруга бәйле булган. “Хәзерге вакытта уку йортында бу юнәлештә магистратура бар. Без юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә җәлеп ителгән барлык оешмалар белән хезмәттәшлектә булырга тырышабыз”, – дип билгеләп үтте ул.

Резолюция проектында юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәүнең яңа автоматлаштырылган системаларын гамәлгә кертү, әлеге системалар белән җиһазландырылган зоналарны киңәйтү каралган. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International