Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу көтелә, дип хәбәр итә республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.
Ленинград өлкәсе делегациясе составында: Ленинград өлкәсе губернаторы Валерий Сердюков, Законнар чыгару җыены рәисе Иван Хабаров, вице-губернатор – агросәнәгать һәм балык хуҗалыгы комплексы буенча комитет рәисе Сергей Яхнюк, тышкы икътисади һәм төбәкара элемтәләр комитеты рәисе Владимир Колесников, Волосов муниципаль районы хакимияте башлыгы Василий Рыжков, Кингисеп муниципаль районы хакимияте башлыгы Виктор Гешеле, “Синявино кошчылык фабрикасы” ЯАҖ Директорлар советы рәисе Никита Мельников, “Ручьи” ЯАҖ генераль директоры, Ленинград өлкәсе Законнар чыгару җыены депутаты – агросәнәгать һәм балык хуҗалыгы комплексы буенча даими комиссия рәисе Александр Трафимов, “Рапти” заводы” ЯАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Санец, “Детскосельский” концерны җитәкчесе Юрий Брагинец.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.