ТР җирле үзидарә органнарының 2015 елга эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау һәм 2016 елга бурычлар турында бүген брифингта ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров сөйләде.
Бүген Лаеш районы Комлы Кавал шәһәр тибында уздырылган матбугат конференциясе дә муниципаль берәмлекләргә кагылышлы видеоконференция режимында үткәрелгән чара "ТР җирле үзидарә органнарының 2015 елга эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау һәм 2016 елга бурычлар" темасына багышланды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров та катнашты.
Татарстан Республикасында бүгенге көндә 956 муниципаль берәмлек, 2 шәһәр округы, 43 муниципаль район, 872 авыл җирлеге, 39 шәһәр җирлеге исәпләнә.
Әсгать Сәфәров сүзләренчә, республикада муниципаль берәмлекләр үсешенә зур игътибар бирелә. “Республиканың уңышлы үсеше район һәм шәһәрләрнең яхшы хәленә бәйле”, - диде һәм Татарстан муниципаль берәмлекләренең 2015 ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләренә кыскача күзәтү ясады.
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе хәбәр иткәнчә, узган ел тулаем төбәк эчке продукты 1,8 триллион сум тәшкил иткән.
“Муниципаль берәмлек җитәкчеләре алдына куелган бурычларның берсе — кече һәм урта бизнес үсешенә ярдәм итү. 2015 елда кече һәм урта бизнес тулаем төбәк эчке продуктының 25 процентын тәшкил итте”, - диде һәм Баулы, Нурлат, Сарман, Лениногорск, Чирмешән, Әлмәт, Менделеевск районнарында бу өлкәдә эшнең бик начар оештырылуын билгеләп үтте.
Моннан тыш, Әсгать Сәфәров эшмәкәрлекне үстерү өчен муниципаль берәмлек җитәкчеләре җирлекләрендә сәнәгать мәйданчыкларын булдырырга омтылырга тиешлеген ассызыклады Әсгать Сәфәров. Республикада шундый 51 мәйданчык гамәлгә кертелгән, аларда 6 меңләп кеше эшли. Узган 2015 елда мондый сәнәгать мәйданнарында җитештерелгән продукт бәясе 13 млрд сумнан артып киткән. Хәзерге вакытта республиканың 13 районында шундыйларны булдыру өстендә эш алып барыла. Әтнә, Минзәлә һәм тагын берничә районда бу эш сүлпән, дип ассызыклады ТР Президенты Аппараты җитәкчесе.
Ул агросәнәгать комплексына тукталып, әлеге өлкәдә эшләүчеләрнең узган ел уртача хезмәт хакы 17 мең сум булуын хәбәр итте.
Әсгать Сәфәров сәламәтлек саклау, белем бирү кебек күрсәткечләргә дә тукталды.
“Соңгы 5 елда республикада табигый арту күзәтелә. Районнар буенча карасак, беренчеләр рәтендә − Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама кебек җирлекләр. Ахыргы урында исә Чүпрәле, Тәтеш һәм Спас районнары”, - диде ул. Сүз уңаеннан, 2015 елда ТРда табигый арту 10 416 кеше тәшкил иткән.
2016 ел Татарстанда сулыкларны саклауга багышланачак. Шул максаттан, бюджеттан 1 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелә. Республиканың 19 муниципаль берәмлегенә грант нигезендә проектларны гамәлгә ашыру өчен акча каралган. Әлеге грантларның 1 се 200 млн сум, 3 се 100 әр млн сум, калганнары азрак суммада булачак.
Римма Ратникова сүзләренчә, муниципаль берәмлекләргә кагылышлы закон иң тиз үзгәрүчәннәрдән санала: кабул иткәннән соң 10 елда гына да аңа 100 ләп үзгәреш кертелгән. Ул шулай ук әлеге законнан ("Россия Федерациясендә җирле үзидарәләрне оештыруның гомуми принциплары турында” ФЗ) һәм анда күрсәтелгән мөмкинлекләрдән мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга өндәде.
Минсәгыйть Шакиров хәбәр иткәнчә, ТР Президентының 30 программасына быел тагын 2 өстәләчәк һәм аларның берсе җирле үзидарә советлары урнашкан биналрны төзекләндерүгә юнәлдерелгән. Моңа бюджеттан 100 млн сум акча каралган һәм 79 җирле үзидарә советы биналарын төзекләндерү әлеге программага кертелгән.
“Җирле үзидарәләрнең максаты — кешеләрне үзләре яшәгән җирлек белән идарә итүгә тарту. Әмма дистәләгән миллиард сум акча бүлеп биреп кенә халыкның активлыгын арттырып булмый икән. Җирле үзидарә системасы моннан 100 еллап элек формалашкан һәм ул кеше үз территориясе өчен үзе җавап тотуны аңлата”, - диде ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе.