Дәүләт заказы агентлыгының генераль директоры Яков Геллер кунаклар алдында электрон сатып алулар системасы темасына багышланган доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, электрон дәүләт сатып алулары дәүләткә үз продукциясен тиешле кагыйдәләр буенча сатарга мөмкинлек бирә.
“Кызганычка каршы, Краснодарда, бөтен Кубаньда да мондый нәрсә юк, - дип белдерде Александр Ткачев. – Әйе, Татарстан бу өлкәдә лидер һәм безгә дә мондый уңышка ирешергә омтылырга кирәк.”
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.