8 нче март бәйрәме алдыннан Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чараларының хатын-кыз вәкилләре белән очрашты

2016 елның 7 марты, дүшәмбе

Хатын-кызның гаиләдәге, җәмгыятьтәге, коллективтагы роле бүген бик мөһим. Хатын-кызлар үзләрен яхшырак хис итә торган эш юнәлешләре бар, әмма тулаем белгечләрне хатын-кызларга һәм ир-атларга аеру дөрес түгел – һәркем үз эшенең остасы булырга тиеш. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларының хатын-кыз вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу, 8 нче март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланып, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Кем белән эшләргә җайлырак – хатын-кызлар беләнме, әллә ир-атлар беләнме дигән сорауга җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президентының хатын-кыз ярдәмчеләре эшенә бәя бирде.  «Безнең эшебездә хатын-кыз роле гаять мөһим. Теләсә кем башлык була ала, ә менә нинди дә булса эшне башкару өчен белгечләр кирәк. Бездә Олеся Балтусова тарихи үзәк өчен җаваплы. Минемчә, бу аның бөтен гомерен багышлаган эше. Ләйлә Фазлыева социаль өлкәдә зур тәҗрибәгә ия. Ул – үз эшенең остасы, яхшы оештыручы. Наталия Фишман – эшебезгә бик күп кызыклы нәрсәләр керткән бик креатив кыз».

Рөстәм Миңнеханов шаярып билгеләп үткәнчә, аңа хатын-кызлар белән эшләве җайлырак, хатын-кызлар бит «пөхтәрәк тә, җыйнаграк та». Шул ук вакытта ул ассызыклаганча, сөйкемле һәм чибәр булу – белегечләрне сайлап алганда төп критерий түгел.

Татарстанга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның визиты   (2016 елның 12 феврале) турындагы сорауга Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, «бар да әйбәт һәм лаеклы узды».

«Килүе дә – бик әйбәт инде. Президент күңеле ятмаган җиргә бармый … Безнеңчә, бу республикабызга зур ышанычны белдерә. Бу ышанычның кадерен белергә кирәк», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов аерым ассызыклаганча, бу катлаулы икътисадый  ситуациядә Владимир Путин «КАМАЗ» ГАҖ коллективын беренче автомобиль чыгуга 40 ел тулу белән котлады.

«КАМАЗ Россия армиясе өчен база автомобильләрен җитештерә, – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. – Анда, кыенлыкларга карамастан,  яхшы эшләнмәләр күп, «КАМАЗ» бүген җитди яңарышта, реформалаша һәм тулысынча Россия армиясе ихтыяҗларын канәгатьләндерә».

Бу очрашу барышында «Аммоний» комплексында җитештерү ачтык, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, бу идеягә каршы чыгучылар күп булган, әмма Россия Федерациясе Премьер-министры заманында Владимир Путин проектны хуплаган. «Без аның ышанычын акладык. Бу заманча завод, чит илләр фондлары катнаша, технологияләр заманча», – диде Рөстәм Миңнеханов.   

Якын Көнчыгыштагы хәлләр турында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, «гыйфритне шешәдән ычкындырганнар инде – әллә махсус, әллә алдан исәпләп».

Оппозициягә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, башка кешеләрнең дә фикерен ихтирам итәргә кирәк.   

«Кулына корал алган кеше – террорист инде ул. Бездә оппозиционер  Сахаров иде – аның үз позициясе бар иде, андый кешеләрне ихтирам итәргә кирәк. Әмма кеше, кулына корал алуга, террористка, бандитка әверелә. Манифестациягә чыккан кеше –  оппозиция», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасы башлыгы вазыйфасыннан Рамзан Кадыйровның китү мөмкинлеге буенча да үз фикерен әйтте.

«Бу Чечня өчен дә һәм тулаем Россия өчен дә зур югалтү булачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без аның белән сөйләшеп алдык һәм мин аңа: «Син эшләргә тиеш!» – дидем.

Әлбәттә, аның җитешсезлекләре дә бар, диде Рөстәм Миңнеханов, регионның спецификасын да онытмаска кирәк, әмма «ул – көчле лидер».

Татарстан Президенты шулай ук Чечня башлыгын ихлас кеше дип саный.

Татарстанда әзерләнгән «2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе» турындагы сорауга җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бу документның илебездә әзерләнә торган «Стратегия - 2030»дан бернинди дә читкә тайпылышлары булмаячак.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук белдергәнчә, бу документка өч елга бер мәртәбә төзәтүләр, яңартулар кертеләчәк.

Чаллының моношәһәр – «территорияне алдан баручы социаль-икътисадый үстерү» статусын алуына кагылып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә,  республика Зеленодольск өчен дә шундый статуска ирешергә тырышачак.

Очрашу барышында республика өчен кискен тема – яшь ярымлык балаларны бакчалар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә кузгатылды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген бу – барлык илебез өчен глобаль проблема, һәм тагын бер кабат ул безнең регионда өч яшьтән алып балаларның барысы да бакча белән тәэмин ителүенә басым ясады. Татарстанда бик күп балалар бакчалары төзелә: 2015 елда – 75, 2014 елда – 56. «1,5 яшьлек балаларны бакчалар белән тәэмин итәрлек мөмкинлек юк әле, – диде ул. – Мондый бюджет кытлыгында бу йөкләмәләрне алу реаль түгел».

Татарстан Президенты ассызыклаганча, социаль объектларны тотуга күп акчалар китә, шул исәптән яңа балалар бакчаларына да.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, ул беренчел медицина звеносындагы проблемаларны белә. Әйе, без югары технологияле медицина ярдәме өлкәсендә күп эшләр башкардык, диде ул, ә менә беренчел медицина  звеносының хәле бик үк әйбәт түгел. Төп сәбәп – квалификацияле кадрлар җитмәү. Бүген районнарда Казанга караганда ситуация әйбәтрәк. «Кеше,  болай да авырып, табиб янына килгән – игътибарсызлык һәм дорфалык аркасында аның хәле тагын да начарая», – диде ул.

Татарстан Президент ассызыклаганча, бюджетта саннар белән белдергәндә мәгарифкә һәм сәламәтлек саклауга шактый гына зур акчалар каралган.

Республикада аерылышулар саны буенча Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, аерылышу процедурасын катлаландырырга кирәк.

Сорауларның берсе «Рубин» футбол клубының һәм «Ак Барс» хоккей клубының кадрлар сәясәте турында иде.

«Минемчә, без үз командаларыбызны яратырга тиеш, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Хәтта алар соңгы урынны алсалар да! Бер мәртәбә оттырганнар икән – алар начар дигән сүзмени? Уенчыларның да хәленә керергә кирәк. Һәм мин командаларыбыз өчен җан атарга өндим –икенче лигада уйныйлармы яисә премьер-лигадамы. Бигрәк тә без легионерларны түгел, үз уенчыларыбызны тәрбияләү турында сүз алып барган заманда. Ышанам ки, «Ак Барс»ның да, «Рубин»ның да потенциалы җитәрлек».

Очрашу азагында ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров дәүләт хакимияте органнары структурасында эшләүче хатын-кызлар саны турында хәбәр итте.

Татарстан Президенты үз чиратында хатын-кызларга 8 нче март алдыннан яхшы кәеф, көләч көннәр һәм күп бүләкләр теләде. Әни булырга җыенганнарга уңышлар теләде – бер бала белән генә калмаска өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International