Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Япониягә эшлекле сәфәре йомгакларына багышланган брифинг уздырылды. “Татар-информ” МА үз вакытында 29 февральдән 1 мартка кадәр дәвам иткән бу сәфәр кысаларында оештырылган чаралар, очрашулар турында мәгълүмат биреп барса, брифингта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, “Иннополис” махсус икътисади зона” АҖ генераль директоры Игорь Носов, “Аммоний” АҖ Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков алар хакында тәфсилләбрәк сөйләде.
Талия Миңнуллина искәртеп үткәнчә, бүген Япония икътисади үсеше буенча, АКШ һәм Кытай Халык Республикасыннан соң, дөньяда III урында тора. 2014 елда Россия һәм Япония арасында тышкы сәүдә әйләнеше 31 млрд доллар тәшкил иткән, былтыр – 21,1 млрд доллар. Шул рәвешле, бу күрсәткечнең өчтән бер өлешкә кимүе күзәтелгән. Аерым алганда, 2015 елда Татарстан белән Япония арасында товар әйләнеше 111 млн доллардан гыйбарәт булган. Бу, 2014 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, 5 млн долларга күбрәк.
“Гомумән алганда, Татарстан һәм Япония арасында конструктив мөнәсәбәтләр урнашты: хәзерге вакытта шактый күп уртак проектлар гамәлгә ашырыла. Шуларның иң зурларының берсе – “Аммоний” проекты”. Моннан тыш, Япониянең “Мицуи” компаниясе тарафыннан, “Казаньоргсинтез” ГАҖ һәм “ТАИФ” ГАҖ белән берлектә, нефть химиясе тармагында эре проектлар тормышка ашырылды”, – дип билгеләп үтте ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.
“Иокогава электрик” компаниясе белән дә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә корылган мөнәсәбәтләр урнашкан. Бу компания тарафыннан, әйтик, “Нижнекамскнефтехим” ААҖдә синтетик каучук җитештерү буенча җайланмалар автоматлаштырылган, 2011 елда Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты – КХТИ базасында фәнни тикшеренүләр өчен лабораторияләр ачылган.
Талия Миңнуллина югарыда телгә алынган сәфәр программасына аерым тукталып, аның кысаларында пленар һәм сессия утырышлары уздырылуын билгеләп үтте. Аерым алганда, “Инфраструктураны модернизацияләү өлкәсендә Россия-Япония хезмәттәшлеге” дип аталган сессия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов доклад белән чыгыш ясаган. Утырышта, аерым алганда, энергиянең альтернатив чыганаклары, логистика, траспорт турында сүз барган. Япония инвесторлары фикеренчә, хәзерге вакытта бу юнәлешләр Россия белән хезмәттәшлек өлкәсендә иң перспективалылардан санала, диде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе. Пленар утырышта Россиядә эш башлау өчен шартларның бик үк уңайлы түгеллеге, катлаулы юридик система, административ киртәләр гамәлдә булуы турында фикер Япония компанияләре вәкилләре тарафыннан кат-кат әйтелгән. Россия делегациясе вәкилләре дә моның шулай икәнлеген танып, бу проблеманы хәл итү өчен башкарылган эшләр хакында сөйләгән.
“Япониягә эшлекле сәфәрнең иң мөһим нәтиҗәсе дип, иң беренче чиратта, “Аммоний-2” проекты буенча ниятләр турында меморандум имзалануын, шулай ук Япония эшкуарларының Татарстанга оештырылачак бизнес-миссиясе, республикада төзелеш тармагында гамәлгә ашырылачак инвестицион проект буенча сөйләшүләр алып барылуын санарга була”, – дип йомгаклады чыгышын Талия Миңнуллина.
“Аммоний” АҖ Директорлар советы рәисе Ренат Ханбиков искәртеп үткәнчә, югарыда телгә алынган меморандум "Аммоний" АҖ, "Татнефть" ГАҖ, “Мицубиси Хэви Индастриз” һәм “Соджиц Корпорейшн” компанияләре җитәкчелеге тарафыннан имзаланган. Әлеге документ якларның төзелешне башлауга ризалыгы турында сөйли. Аның сүзләренчә, әлеге проект буенча завод быел тулы көченә эшли башлаган “Аммоний” комплексыннан ерак түгел урында урнашачак. Анда шул ук технологияләрне кулланып, аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү күздә тотыла. Әлегә “Аммоний-2” проектының төгәл бәясе билгеле түгел, шулай да, ул 1 млрд 400 млн доллардан да арзанга төшмәячәк, дип фаразлана. Шул ук вакытта Ренат Ханбиков бер проектның икенчесенә охшамавын, һәркайсының күп көч, җитди әзерлек таләп итә торган авыр хезмәт булуын ассызыклап үтте.
ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов китергән мәгълүматларга караганда, бүген Япониядә эчке тулаем продукт структурасында урта һәм кече эшмәкәрлек 60 процент тәшкил итә, эшләүче халыкның 80 проценты да нәкъ менә бу өлкәдә мәшгуль. Ул әлеге ил эшкуарларының Татарстанга беренче бизнес-миссиясенең былтыр булуын искәртеп, ул чакта республикага әллә ни эре компания вәкилләре килмәсә дә, аларның Татарстан инфраструктурасы, ресурслары белән танышып китүе икътисад, бизнес, фән һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлеккә мөмкинлекләр булдырды, диде.
Эшлекле сәфәр кысаларында Япониядәге йортлар салу белән шөгыльләнә торган “Иида Сангё” компаниясе вәкилләре ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уздырылган презентация барышында Татарстанга 100 йорт комплекты җибәреп, базар үзенчәлекләрен өйрәнергә ниятләве турында белдергән. Йортлар җыю буенча проект якын киләчәктә “Алабуга” махсус икътисади зона территориясендә гамәлгә ашырылырга мөмкин. Базарны өйрәнү нәтиҗәләре буенча, беренче этапта 100 млн доллар күләмендә инвестицияләр кертү күздә тотыла. Әлеге компаниягә төзелеш кирәк-яраклары, сантехника, электр чыбыклары һәм башка товарлар тәкъдим итәчәк компанияләрнең дә “Алабуга” МИЗ территориясендә урнашуы күзаллана.