Япониянең тиз төзелә торган йортлар салу белән шөгыльләнә торган компаниясе “Алабуга” МИЗда офис ачарга ниятли

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

Япониянең “Иида Сангё” компаниясе “Алабуга” махсус икътисади зона территориясендә үзенең офисын ачарга ниятли.

Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган Татарстан делегациясенең Япониягә эшлекле сәфәре йомгакларына багышланган брифингта ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, “Иида Сангё” компаниясе Япониядә тиз төзелә торган агач йортлар салу белән шөгыльләнә, товар әйләнеше - елына 10 млрд доллар күләмендә. Компания көненә 100ләп йорт сала.

Бу компания былтыр ук Татарстанда үзәк ачу ниятен белдергән булган. 1 ел эчендә ул Россия һәм Татарстан базарын өйрәнгән. Нәтиҗәдә, фирма йортларны тулысынча “тулысынча эшләп бетерелгәнче”гә кадәр төзиячәге, аларның квадрат метры башка төзелеш компанияләренекеннән очсызрак булачагы турында белдергән. Шунысын билгеләп узарга кирәк: фирма яңа технологияләрдән һәм экологик материаллардан файдалана.

“Владивостокта алар үзләренә чимал җитештерәчәк компания сатып алган. Бу йортларны җыю буенча компанияне исә Татарстанда “Алабуга” махсус икътисади зона территориясендә урнаштыру күздә тотыла. “Иида Сангё”нең ниятләре җитди. Проект гамәлгә ашырыла башласа, бу фирма белән килешүләргә ия сантехника, электр чыбыклары, төзелеш материаллары җитештерә торган компанияләр дә Татарстанга килеп, үз филиалларын ачарга әзер”, – диде Айнур Айдельдинов.

Нәтиҗәдә, беренче этапта 200-300 эш урыны булдырылачак. Проект, кулланыла торган материаллардан тыш, процессны очсызландыра һәм автоматлаштыра торган идарә технологияләре бәрабәренә дә югары технологияле булып санала. Бер йортны җыюга нибары 1 ай вакыт сарыф ителә.

Базарны өйрәнү нәтиҗәләре буенча, беренче этапта 100 млн доллар күләмендә инвестицияләр кертү күздә тотыла. Бүген Айнур Айдельдинов проектны гамәлгә ашыруның төгәл вакытын әйтергә авырсынды, шулай да, тиздән Татарстан территориясендә беренче күрсәтмә йортны җыю өчен җир табу юнәлешендә япониялеләргә ярдәм итәргә кирәк булачагына игътибарны юнәлтте.

“Шуннан соң компания Япониядә 100 йорт җыеп, аларны Татарстанга җибәрергә ниятли. Бер ел узуга йортларының Россия базар шартларына яраклашуын өйрәнү планлаштырыла. Базар шартларын өйрәнү өчен төзелгән беренче 100 йорт сатуга куелачак”, – дип билгеләде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International