Беларусь Премьер-министры Андрей Кобяков Рөстәм Миңнехановны 2016 елның икенче яртысында Беларусь Республикасына килергә чакырды

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Беларусь Премьер-министры Андрей Кобяков Татарстан Республикасы вәкилләрен 2016 елның июнендә узачак «Белагро» күргәзмәсенә килергә чакырды.

Бүген бу хакта Андрей Кобяков Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан Кремлендә очрашудан соң журналистлар белән әңгәмәсендә хәбәр итте.

Минемчә, без күргәзмәдә Беларусь ягының агросәнәгать комплексы өлкәсендә хәзерге заман казанышларын күрсәтә алырбыз, диде Андрей Кобяков. Шул ук вакытта ул АСК өлешендә Татарстан Республикасыннан өйрәнер нәрсәләр күп булуын билгеләп үтте. 

Андрей Кобяков шулай ук, Татарстан Республикасында булуның икенче көне (иртәгә, 2016 елның 16 марты) – «Алабуга» махсус икътисадый зонасында һәм Чаллы шәһәрендә булу вакыйгаларга тагын да бай булачак, дип ышаныч белдерде. Визит нәтиҗәләре буенча без үзара икътисадый хезмәттәшлекне үстерү өчен теләгән нәтиҗәгә ирешәчәкбез, дип белдерде Беларусь Республикасы Премьер-министры.

Без социаль өлкәдә, мәдәни багланышлар өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүнең мөһимлеге турында да сөйләштек, диде Андрей Кобяков. «Рөстәм Миңнеханов 2016 елның икенче яртысында Беларусь Республикасына килер дип уйлыйбыз», - диде Кобяков.  

Бүгенге очрашуга килгәндә исә, Андрей Кобяков кайбер мәсьәләләр буенча сөйләшүләрнең төпле булуын билгеләп үтте. 

«Безнең товар әйләнешенең киң диверсификациясе, аның төрле юнәлешләрдә баруы якын киләчәктә бераз кимегән товар әйләнешен торгызу һәм арттырып җибәрү өчен нигез булыр», - диде Беларусь Республикасы Премьер-министры.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International