Татарстанда “Лизинг-грант” программасының яңа этабына старт бирелде

2010 елның 13 июле, сишәмбе
Узган ел Татарстанда муниципалитетларда үз эшен башлап җибәрүче кече һәм урта эшмәкәрләргә грант ярдәме күрсәтү буенча тәҗрибә проекты гамәлгә ашырыла башлады. Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комитет гамәлгә ашыра торган бу проект лизинг механизмы кулланып ярдәм итүне күздә тота. Узган ел йомгаклары “Лизинг-грант” программасының нәтиҗәлелеген раслаган. Быел аны дәвам итәргә булганнар. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстанда “Лизинг-грант” программасының яңа этабына старт бирелде. Киңәшмәдә узган елга йомгак ясалып, программаны быел гамәлгә ашырудагы бурычлар билгеләнде.

2009 елда республикада “Лизинг-грант” программасында катнашу өчен уздырылган бәйгедә 1761 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты катнашып, шуларның 770 е җиңеп чыккан иде. Алар производстволарына бәйле рәвештә 100 мең, 300 мең яки 1 млн. сум күләмендә грантлар алуга иреште. Шул рәвешле, муниципалитетларда 4500 яңа эш урыны ачылды. Бу акчалар килешү шартлары буенча, бары җиһаз алуга гына тотыла.

“Программа үзенең нәтиҗәлелеген һәм актуальлеген исбатлады. Шуңа күрә бүген РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы белән аны гамәлгә ашыруны алга таба финанслауда катнашу буенча сөйләшүләр бара. Узган ел Грант фонды 312 млн. сумнан артык булса, быел аның күләме 504 млн. сумнан артык булачак. Ул инде Төбәкләр үсеше министрлыгы тарафыннан хуплау тапты”, -ди Президент. “Лизинг-грант” программасының максаты - республиканың инновация-сәнәгать кластерына кергән эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү. Республика башлыгы белдергәнчә, агымдагы елда бу программада катнашуда чималны беренчел эшкәртү производствосына өстенлекле роль бирелергә тиеш. Бу, нигездә, авыл хуҗалыгы продукциясен, агач, полимерлар, башка инновацияле продукция эшкәртүдән гыйбарәт. “Продукцияне эшкәртеп, үзебездә өстәмә кыйммәт алырга кирәк”, - ди Президент. Аның искәртүенчә, грант акчаларының максатчан файдаланышын хокук саклау органнары ныклы күзәтүгә алачак.

Президент белдерүенчә, дәүләттән грант ярдәме алу өчен эшмәкәргә бизнес-планын тәкъдим итү генә җитми. Муниципаль берәмлекләр үз территорияләрендә урнашкан эшмәкәрлек субъектларына алга таба һәрдаим ярдәм итеп тору торында гарантия бирергә, бу эшмәкәрләрнең производствоны алып бару өчен бина белән тәэмин ителгән булуы да шарт. Шулай ук килешүдә күрсәтелгән шартларны үтәү зарур. Киресе булганда, йөкләмә үтәмәгән эшмәкәрләре булган муниципалитетлар алга таба грант ярдәменнән мәхрүм калырга мөмкин. Президент белдерүенчә, әгәр эшмәкәрләр килешүдә каралган шартларны үтәми икән, лизинг-грант системасыннан алар чыгарыла. Һәм лизингка сатып алынган җиһазлары сәләтле эшмәкәрләргә биреләчәк. Шушындый кискен фикер йөртүгә узган ел сабаклары этәргән. Грант ярдәме алучы эшмәкәрләрнең 28 проценты теге яки бу сәбәпләр белән килешү шартларын үтәргә ашыкмый. Бу фактлар буенча хокук саклау органнары шөгыльләнәчәк. “Муниципалитетлар үз территорияләрендә проектта катнашучы эшмәкәрләр өчен җаваплы. Эшмәкәрләрнең бизнес-планнарын конкурс комиссиясе җирле җитәкчеләр рекомендациясе буенча карый. Әгәр сез аларны тәкъдим иткәнсез икән, алар өчен җаваплылык та тотарга тиешсез”, -дип ассызыклады республика башлыгы.

Бүгенге киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, “Лизинг-грант” программасын быел гамәлгә ашыру эшмәкәрлек инфраструктурасына ярдәм буенча “ТР Кече бизнес лизинг компаниясе” тарафыннан башкарылачак. Эшмәкәрләр өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүчеләрне сайлау һәм бәяләрне билгеләү тулысынча ТР Электрон сәүдә-мәгълүмат системасы (ЭТИС) аша алып барылачак. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, беренчедән, алына торган җиһазларның сыйфатына ныклы игътибар бирелергә тиеш. Өстенлек үзебезнең илдә җитештерелгән җиһазларга бирелә. Әгәр таләпләргә җавап биргәне юк икән, ул очракта, чит ил җитештерүчеләренә дә мөрәҗәгать ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International