Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Без Япония компанияләренең Татарстан базарына килүе белән кызыксынабыз”
2010 елның 14 июле, чәршәмбе
Татарстан җитәкчелеге Япония компанияләренең респулика базарына килүенә карата кызыксыну белдерә. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Масахару Коно белән очрашуда әнә шулай дип белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Искәртеп үтәбез, Масахару Коно җитәкчелегендәге япон эшкуарлары делегациясе Татарстан Республикасына 12 июльдә килде. Делегация составына Япония бизнес-клубы (Мәскәү) вәкилләре, автомобиль, нефть, банк һәм икътисадның башка тармакларындагы мәнфәгатьләрне тәкъдим итүче егермедән артык эшкуар керә. Делегация әгъзалары «КАМАЗ” ААҖ, “Соллерс” ААҖ, “Алабуга” махсус икътисади зонасы, Казандагы IT-паркта, шулай ук “Йокогава электрик” компаниясенең Техник үзәгендә (“Идея” технопаркы) булды.
Моннан тыш, Япония кунаклары Казан (Идел буе) федераль университеты белән танышты, заманча япон киносы фестивален ачуда катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңенханов кунакларның игътибарын Россия һәм Япония арасындагы элемтәләрнең әһәмиятенә юнәлтте. Ул Татарстанның “Йокогава электрик” компаниясе белән хезмәттәшлеген үрнәк итеп китерде.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, көзен “Йокогава электрик” компаниясе президентының Казанга визиты планлаштырыла, бу мөнәсәбәтләрне алга таба киңәйтүгә хезмәт итәчәк.
Татарстан Президенты Япониянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Масахару Коно әфәндегә “Аммоний” ААҖ (Менделеевскида аммиак, метанол, вакланган карбамид һәм аммиак селитрасы җитештерү заводы) проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсендә теләктәшлек күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
“Бүген Япониянең бизнес вәкилләре белән эшлекле элемтәләрне актив рәвештә үстерергә кирәк”, - дип белдерде алга таба Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, Татарстан Япония компанияләрен Россия базарына чыгару өчен мәйданчык була ала.
Үз чиратында, Япониянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Масахару Коно Япония делегациясенең Татарстанга визиты программасын оештырган өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Ул делегация составына кергән эшкуарларның Япония бизнес-клубы (Мәскәү) әгъзалары булуы һәм аларның күбесе Татарстан белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерүе хакында хәбәр итте.
Масахару Коно Рөстәм Миңнехановның бүгенге көндә Татарстанда эшләүче Япония компанияләренең аз булуы һәм бу мәсьәләдә активлык күрсәтергә кирәклеге турындагы фикере белән килеште. Ул шулай ук “Алабуга” махсус икътисади зонасында булганнан соң Япония компаниясе вәкилләре МИЗ территориясендә гамәлгә ашырылучы проектларга карата җитди кызыксыну белдерүен ассызыклады.
Масахару Кононың сүзләренә караганда, Япония компанияләренең Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеге федераль дәрәҗәдә дә хуплау тапкан, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз