Рөстәм Миңнеханов сөт продукцияләре фальсификатларын җитештерүчеләрне иң каты җәзага тартырга өндәде

2016 елның 19 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортындагы киңәшмәдә 2015 елда Татарстан Республикасы ветеринар хезәмәте эшчәнлегенә йомгаклар һәм алдагы чорга бурычлар турында ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе - ТР Дәүләт баш ветеринар инспекторы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәмшә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Алмаз Хисаметдинов хәбәр иткәнчә, Россиядәге авыл хуҗалыгы терлеге башларының иң чагыштырмача зур саны Татарстанда. Аерым алганда, республиканың ветеринар белгечләре 1 млн. баштан артык эре мөгезле терлекне, 500 мең баш дуңгыз, 400 мең баш сарык һәм кәҗә һәм 15 млн. баштан артык кошны карый.

"Авыл хуҗалыгы производствосының төп факторларының берсе - терлек башы санын саклау, бу мәсьәләгә аеруча игътибар бирелә", - дип белдерде ТР ветеринария хезмәте башлыгы. 2015 елда республикада эре мөгезле терлек үләте 2800 башка кимеде, ягъни 2014 ел белән чагыштырганда 15 процентка кимеде. 

Ул билгеләгәнчә, районнар буенча вәзгыять башка. Иң күп санда яшь терлек үләте Кама Тамагы, Чирмешән, Әлки, Аксубай, Әгерҗе районнарында теркәлде, анда үләт саны белән яңа туганнар башы санын чагыштырсаң, 7-11 %. 

Алмаз Хисаметдинов сөт продукциясен фальсификацияләүне ачыкла эшенә тукталды. 

Дәүләт ветеринария хезәмәте хезмәткәрләре Россельхознадзор белән берлектә сату урыннарында сөт фальсификатларын ачыклау белән шөгыльләнә. Ветеринар-санитар экспертиза лабораторияләрендә экспресс ысул белән ак майның 151 ннән 47 сендә фальсификация ачыкланган. 

Законны бозу фактларын турында ТР прокуратурасы, ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе һәм ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенә алга таба тикшерү өчен хәбәр ителде. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фальсификатларны җитештерүчеләрне иң каты җәзага тартырга өндәде. Сөт продукцияләре фальсификатлары күләмен киметер өчен бездә җитәрлек җәза төрләре бар, шул исәптән штрафлар, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул тиешле ведомстволар җитәкчеләрен бу мәсьәләгә аеруча игътибар итәргә кушты. "Беренче чиратта сөт продукциясен фальсификацияләү кешеләр сәламәтлегенә яный, - дип искәртте ТР Президенты. - Кешеләрне алдаучы җитештерүчеләр каты җәзага тартылырга тиеш". 

Рөстәм Миңнеханов фальсификатларны ачыклауга җәмәгатьчелеккә, массакүләм мәгълүмат чараларына кушылырга өндәде. Бу мәсьәләдә җавапсызлык булырга тиеш түгел. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International