Ел башыннан Татарстанда күп функцияле үзәк аша 400 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Хәзерге вакытта Татарстанда булдырылган күп функцияле үзәкләр (КФҮ) федераль, республика һәм муниципаль хакимият органнарының 146 төр хезмәтен тәкъдим итә. Узган елда КФҮ белгечләре тарафыннан 1 миллион 800 мең хезмәт күрсәтелгән. Ел башыннан – барлыгы 400 меңнән артык. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта “Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк” учреждениесе директоры Ленара Мозаффарова җиткерде.

Аның сүзләренә караганда, федераль хезмәтләр өчен күп функцияле үзәкләргә кергән дәүләт пошлинасының 50 проценты ТР бюджетына килә. Уртача айлык керем күләме 30 млн сум тәшкил итә. 2015 нче ел нәтиҗәләре буенча барлыгы 313 млн сум акча кергән. Агымдагы елның 20 нче мартына 85 млн сум акча килеп ирешкән.

ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев билгеләп узганча, КФҮне булдыруның төп максаты гражданинның бер урында уңайлылык һәм минималь чыгымнар белән максималь күләмдә дәүләт хезмәтләре алуы, кешенең түрә белән турыдан-туры элемтәсен бетерү, хакимият органы хезмәткәре эшен киметү. Айрат Шәмсиев сүзләренә караганда, бүгенге көндә Россиядә күп функцияле үзәкләр челтәрендә 13 меңнән артык документлар кабул итү пункты исәпләнә.

Татарстанда хәзерге вакытта гамәлдә булган 50 КФҮ үзенең элемтә каналына ия булган бердәм челтәргә берләштерелгән. Бүгенге көндә республикада 967 кабул итү тәрәзәсе эшли. Алар барысы да диярлек Росреестр идарәсе һәм ТР буенча Кадастр палатасы подразделениеләре базасында урнашкан. Шул рәвешле, ТР Президенты йөкләмәсе нигезендә, күп функцияле үзәкләрне минималь чыгымнар белән оештыруга ирешелгән. “Бюджет оешмасы үзен үзе аклавы – бу нонсенс”, - дип белдерде Ленара Мозаффарова һәм күп функцияле үзәкләр челтәрен булдыруга ТР бюджетыннан чыгымнарның узган елда 100 млн сумнан артык булуын шәрехләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International