Идел буе федераль округында (ИФО) автомобиль юллары челтәрен һәм юл хәрәкәте иминлеген үстерү мәсьәләсе Россия Президентының ИФОдагы тулы вәкаләтле вәкиле карамагындагы советының 2016 елдагы беренче утырышы темасы булды.
Россия Президентының ИФОдагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендәге утырыш бүген Саранскида (Мордовия республикасы) узды.
Утырышта Россия транспорт министры Максим Соколов, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ИФО төбәкләре башлыклары, Федераль Җыен әгъзалары, дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Михаил Бабич билгеләгәнчә, утырышта карала торган мәсьәләнең актуальлеге округ төбәкләре өчен бик югары. ИФО территориясе буенча якынча 330 мең км. автомобиль юллары уза – бу гомумроссия күрсәткеченең 22,7%ы (илдә икенче урын).
Михаил Бабич ИФОда транспорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләсен хәл итүдә Россия транспорт министры Михаил Соколовның зур игътибарын билгеләде. Аерым алганда, 2015 елда округ юл төзелеше өлкәсендәге чараларга 26 млрд. сум алган.
Ирешелгән уңышлар белән бер рәттән хәл ителәсе мәсьәләләр дә бар. Михаил Бабич сүзләренчә, автомобиль юллары төзелешенә финанслауның бюджеттан тыш чыганакларын җәлеп итәргә, дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын куллану практикасын активрак үстерергә кирәк. Эшмәкәрлек һәм дәүләтнең үзара хезмәттәшлегенең ачык мисалы буларак, округның аерым төбәкләренең (Татарстан, Башкортстан, Оренбург өлкәсе) “Европа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт маршруты төзелеше проектын тормышка ашыруда катнашуы аталды.
Михаил Бабич шулай ук юл хәрәкәте иминлеге темасына кагылды. Ул 2016 елның 14 мартында узган Дәүләт Советы утырышында Россия Президенты тарафыннан куелган – юл хәрәкәте вакыйгаларында зыян күрүчеләрнең һәм үлүчеләрнең санын киметүгә ирешү бурычын искә төшерде. ИФОда бу юнәлештә кирәкле эш җайга салынган. 2015 елда юл-транспорт хәрәкәте һәлакәтләре 9%ка кимегән.
Төп докладны Мордовия Республикасы башлыгы Владимир Волков ясады. Утырыш нәтиҗәләре буенча протокол кабул ителде, анда автомобиль юллары челтәрен һәм юл хәрәкәте иминлеген киләчәктә үстерү буенча дәүләт хакимиятенең федераль һәм төбәк органнарына тәкъдимнәр теркәлгән.
Утырыш кысаларында Михаил Бабич РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Самара һәм Ульяновск өлкәсе губернаторлары Николай Меркушкин һәм Сергей Морозовка Кырым федераль округы шәһәрләре һәм районнарына матди һәм методик ярдәмне тиз оештырганнары өчен Россия Президенты Рәхмәтен тапшырды.
Россия транспорт министры Максим Соколов Михаил Бабичка “Россия транспортының мактаулы хезмәткәре” билгесен тапшырды.