Татарстанда социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнаша торган коммерцияле булмаган оешмалар (НКО) арасында ТР Министрлар Кабинеты грантлары алуга республика конкурсы уздырыла. Анда катнашуга гаризалар 19 апрельгә кадәр кабул ителә. Грантларның гомуми күләме – 10 млн сум.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстанда хәйрия эшчәнлегенә багышланган брифингта ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе башлыгы Илдар Бәдриев хәбәр итте. Ул конкурсның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә 2010 елдан бирле үткәрелүен искәртеп, соңгы 5 елда анда катнашуга 928 проект тәкъдим ителде, шуларның 344е җиңеп, гомуми 48 млн сум күләмендә акча алды, дип билгеләп үтте.
“Быел конкурс игълан ителде. Анда кимендә 1 ел дәвамында эшчәнлек алып барган коммерцияле булмаган оешмалар катнашырга хокуклы”, – дип тәгаенләп үтте Илдар Бәдриев. Ул китергән мәгълүматларга караганда, бүген Татарстанда 5 меңләп коммерцияле булмаган оешма исәпләнә. Аларның эшенә 1,2 млн кеше җәлеп ителгән. Хәзерге вакытта социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның республика реестрында федераль, төбәк, муниципаль дәрәҗәләрдә ярдәм күрсәтелеп килгән 400ләп оешма бар.
Былтыр республиканың 38 муниципаль районында эшли торган 150ләп коммерцияле булмаган оешма гомуми 60 млн сумлык проектларын гамәлгә ашырган. Бу РФ Президенты, ТР Министрлар Кабинеты грантлары, ТР Икътисад министрлыгы субсидияләре кысаларында мөмкин булган.
Илдар Бәдриев искәртеп үткәнчә, Татарстанда социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү максатыннан, 2011-2013 елларга республика максатчан программасы кабул ителгән. Аны гамәлгә ашыруга ТР бюджетыннан 341 млн сумлап акча бүлеп бирелгән, бюджеттан тыш чыганаклардан – 420 млн сум. ТР Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 октябрендә имзаланган “2014-2020 елларда Татарстан Республикасының икътисади үсеше һәм инновацион икътисады” дәүләт программасын раслау турында”гы карары нигезендә “2014-2016 елларда Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм” ярдәмче программасы расланган. Соңгы 2 елда әлеге ярдәмче программада каралган чараларны гамәлгә ашыруга 375 млн сум акча бүлеп бирелгән. Быел исә бу максатларга 215 млн сум акча сарыф итү күздә тотыла.
Илдар Бәдриев әйтүенчә, 2012 елда Татарстанда социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның республика реестры булдырылган. Бу реестр белән ТР Икътисад министрлыгы сайтында танышып була. Бүгенгә анда төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә ярдәм күрсәтелгән 345 оешма турында мәгълүмат урын алган. 2010-2015 елларда акчалата ярдәм күләме 2 млрд сумнан артып киткән.
2011 елдан бирле республика федераль субсидияләр алуга конкурста катнаша. Республика максатчан программасы белән Татарстан 2011 һәм 2013 елларда РФ Икътисади үсеш министрлыгы уздырган конкурс җиңүчеләре рәтендә булды (2012 елда конкурс үткәрелмәде). 2011 елда субсидияләр күләме 25,8 млн сум тәшкил итте, 2013 елда – 25 млн сум. 2014-2015 елларда да Татарстан әлеге конкурста катнашып, җиңүчеләр исемлегенә керде. Нәтиҗәдә, 2014 елда республика 23,8 млн сум күләмендә субсидия алды, 2015 елда – 18,4 млн сум күләмендә. Илдар Бәдриев сүзләренчә, әлеге субсидияләр ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан коммерцияле булмаган оешмаларга бүлеп бирелгән. Әйтик, былтыр социаль эшчәнлек алып барган 64 коммерцияле булмаган оешма 11 өстенлекле юнәлеш буенча җиңүче дип табылган.