ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры: Чәчүлек мәйданнарын 2,9 млн. гектарда саклап калу өстенлекле бурыч булып тора

2016 елның 2 апреле, шимбә

Чәчүлек мәйданнарын 2,9 млн. гектарда саклап калу Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен өстенлекле бурыч булып тора. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Марат Әхмәтов апрельның икенче яртысыннан тотрыклы уңай температура фаразлана, дип белдерде.

“Чәчүлек мәйданнарын саклап калу өстенлекле бурыч санала. Бу 2,9 млн. гектар чәчүлек. Инде икенче ел рәттән Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы безгә чәчүлек мәйданнары планын җибәрә, Татарстан агросәнәгать комплексына федераль ярдәм аларның үтәлешенә бәйле”, - диде ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Министр шулай ук бөртеклеләр орлыгы турында сөйләде. “Орлык уңышның нигезе санала, - диде ул. Гомумән республика буенча бөртеклеләрнең орлыгы белән хәл начар түгел. Аерым районнарда элиталы орлыкның өлеше 60%ка җитә, бу бик яхшы күрсәткеч. Буа, Тукай һәм Балтач районнарында шундый күрсәткечләр”.

Марат Әхмәтов шулай ук быел онлайн режимында игенчелек буенча һәр атна саен өйрәтү семинарларының яңадан эшли башлавын хәбәр итте.

“Һәр теләгән кеше сайтка кереп, үзенең сорауларын бирергә һәм аларга җавап алырга мөмкин. Бу мөмкинлектән файдаланырга кирәк, ул игенчелеккә катнашы булганнарга бик файдалы”, - диде Марат Әхмәтов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International