Агымдагы 2016 нчы ел башыннан Татарстанның суд приставлары тарафыннан 342 мең башкарма производство кузгатылган, хәзерге вакытта барлыгы 1 млн 100 мең башкарма производство исәпләнә. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Радик Ильясов җиткерде.
Суд приставлары тарафыннан барлыгы 2 млрд 971 млн сум акча түләттерелгән, бу 2015 нче елдан артыграк (2,4 млрд сум). Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 871,2 млн сум акча күчерелгән. Россия Федерациясе чикләреннән чыгуны вакытлыча тыю турында 9,5 мең карар чыгарылган.
Алга таба Радик Ильясов транспорт чаралары белән идарә итүне вакытлыча чикләү темасына күчеп, 2015 нче елның 28 ноябрендә Россия Президенты Владимир Путинның “Башкарма производство турында” Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” ФЗны имзалавын искәртте. Әлеге закон нигезендә суд приставлары-үтәүчеләре транспорт чарасы белән идарә итүгә махсус хокукны вакытлыча чикләү турында карар чыгару вәкаләтләренә ия. Башкарма документ таләпләре тулы күләмдә үтәлгәнче яки мондый чикләүне үз көченнән чыгаруга җитди сәбәпләр барлыкка килгәнче, бурычлы теләсә нинди транспорт белән идарә итүдән мәхрүм була.
Радик Ильясов мисаллар китереп узды. Әйтик, быел гыйнвар ае азагында Спас районында алиментлар буенча әҗәтле суд приставлары бүлегенә килеп, берничә ел эчендә җыелып килгән 362 мең сум бурычын түләгән. Моны ул автомобиль йөртү мөмкинлегеннән колак кагырга теләмәве белән аңлаткан.
Яр Чаллыда алиментлар буенча бурычы булганга автомобиль белән идарә итү хокукы чикләнгән ир-ат руль артына утырганга җавап тоткан. 1981 нче елгы ир-атны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Документларны тикшерү барышында аның машина йөртү хокукы вакытлыча чикләнүе билгеле була. Аңа мөнәсәбәттә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 17.17 маддәсе буенча беркетмә төзелә. Аннан соң хокук бозучы судка китерелә. Судья аңа 40 сәгать күләмендә мәҗбүри эшләтү җәзасын билгели.
Суд приставлары транспорт чаралары белән идарә итү хокукын вакытлыча тыю турында ТР буенча ЮХИДИ идарәсенә 584 карар һәм 5 меңнән артык кисәтү юллаган. Бурычлылардан 9 млн сум акча түләттерелгән. Р. Ильясов искә төшергәнчә, татарстанлылар бурычлар турында Суд приставлары федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең рәсми сайтында “Башкарма производстволарның белешмәләр банкы”нда белешә алалар.