Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештта Graphisoft бизнес-паркында булган.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта Венгриядә эш визиты белән (2016 елның 7-8 апреле).
Бизнес-парк Будапешт үзәгендә Дунай елгасы буйлап урнашкан һәм анда ял итү, бизнес объектлар һәм университет бинасы урнашкан.
Рөстәм Миңнехановка презентация оештырдылар, бизнес мәйданчык җитәкчелеге аны оештыру һәм үсеш этаплары турында сөйләде. Парк территориясе 1997 елда сатып алынган һәм төзелгән. Беренче арендаторлары - Microsoft компаниясе. Хәзер бизнес-паркта 80 гә якын компания урнашкан, аларның күбесе мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшли.
2010 елда биредә хосусый универститет ачылган. Вуз инженер-прогаммистлар әзерли.
Graphisoft компаниясе турында аның җитәкчесе Андраш Хайдеккер сөйләде. Компания 1982 елда оештырылган, аның төп продукты - Archicad. Әлеге программа продукты бөтен дөньяда билгеле, 100 илдә сатыла, компаниянең төрле илләрдә 10 офисы бар, продукциясен 80 дистрибьютор тәкъдим итә.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов Graphisoft бизнес-паркында урнашкан тагын бер компания - Biopolis эше белән танышты.
Biopolis 2012 елда булдырылган һәм биотехнологияләр, су ресурслары һәм ИТ өлкәсендәге проектлар белән шөгыльләнә. Компаниянең төп бурычларының берсе - эре шәһәрләрдә ресурсларны кабат куллану өлкәсендә, чистарту корылмаларының эшен нәтиҗәлерәк итү, экология куркынычсызлыгы өлкәсендә алымнар табу.
Биологик компонентларны файдаланып агып җыела торган суларны чистарту проектын, чикләнгән мәйданнарда аэропоника принципларын файдаланып үсемлекләр үстерү проектларын мисал өчен тәкъдим иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов әлеге проектлар кызыклы булуын искәртте. Ул проектлар турында җентекләп сорашты.
Кунакларга шулай ук университет турында да сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов биредә Татарстан Республикасы студентларын укыту мөмкинлеген, шулай ук хосусый вузның "Иннополис" университеты белән багланышлар мөмкинлеген дә өйрәнергә йөкләде.