Гражданнарның 2015 нче елгы керемнәре буенча декларацион кампания тәмамланып килә. Агымдагы елның 30 нчы апреленнән дә соңармыйча, гражданнарның аерым категорияләре салым тотып калынмаган керемнәрнең билгеле бер төрләре буенча яшәү урыны буенча салым инспекциясенә физик затларның керемнәренә салым буенча декларацияләр тапшырырга тиеш. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкче урынбасары Андрей Никиташин искәртте.
“Салым органнары мәгълүматларына караганда, без быел 300 меңнән артык декларант көтәбез, шул исәптән 100 меңнән артыгы керемнәре турында декларацияләрне, мөстәкыйль рәвештә, тапшырырга тиеш. Бүгенгә 160 меңгә якын декларация кабул ителде, үзләре тапшырырга мәҗбүр булганнардан – 27 мең декларация, эшмәкәрләрдән – 6 мең декларация. Гомуми сумма барлыгы 180 млн сум тирәсе”, - дип билгеләп узды Андрей Никиташин. Аның әйтүенчә, 2015 нче елда шушы вакытка 146 мең декларация тапшырылган булган.
Идарә җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, документ тапшыруны соңгы көнгә кадәр сузып йөрүчеләр бар. Андыйларны ул декларацияләрне якын көннәрдә тапшырып бетерергә өндәде.
“Салым декларациясен шәхсән яки вәкаләтле вәкил аша тапшырырга, заказлы хат белән почта аша яки электрон рәвештә, юлларга була. Быелгы декларация тапшыру кампаниясенең үзенчәлеге физик затларның салым декларациясен салым түләүченең шәхси кабинеты аша электрон рәвештә җибәрү мөмкинлегеннән гыйбарәт. Шәхси кабинетта электрон имза (бушлай) булдырып, аның белән декларация һәм башка документларга кул куеп, салым түләүче, инспекцияләргә бармыйча, салым органнары белән электрон документлар әйләнешенә күчү мөмкинлегенә ия. Бу очракта кәгазь декларацияләр күрсәтү кирәкми”, - дип ачыклык кертте Андрей Никиташин. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә шәхси кабинеты булган 11 меңнән артык кеше мондый мөмкинлектән файдаланган.
15-16 апрель көннәрендә Татарстанның барлык салым инспекцияләрендә физик затлар өчен Ачык ишекләр көннәре үткәреләчәк.
“Ачык ишекләр көннәрендә һәрбер граждан декларация тапшырырга тиешме, юкмы икәнлеген тәгаенли ала, аны тутыру тәртибе турында консультация, программа ярдәмендә яки шәхси кабинет аша тутыруда ярдәм алу, салым хезмәтенең электрон сервислары белән танышу, бурыч яки кирәгеннән артык түләү турында мәгълүматлы булу мөмкинлегенә ия, шулай ук салым салу буенча теләсә нинди сорау бирә ала”, - дип белдерде А. Никиташин.
Аның әйтүенчә, мондый чаралар салым түләүчеләрдә бик популяр. Ел саен Ачык ишекләр көннәрендә салым инспекцияләренә 10 меңнән артык кеше килә. Шул рәвешле, 15 нче апрель 9 дан 20 сәгатькә кадәр һәм 16 нчы апрель 10 нан 15 сәгатькә кадәр республиканың барлык салым инспекцияләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Андрей Никиташин салым декларацияләрен вакытында тапшырмаганнар өчен штраф рәвешендә җаваплылык каралганы турында кисәтте. Ул билгеләнгән көннән соң узган һәр тулы яки тулы булмаган ай өчен декларация нигезендә түләнергә тиешле салымның 5 процентын тәшкил итә, әмма билгеләнгән сумманың 30 процентыннан артык һәм 1 мең сумнан ким түгел.