Татарстанда юл тамгалары салу буенча эшләрне башкаручыны билгеләү өчен сатулар әлегәчә уздырылмаган, бу хакта ТР Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәтенең юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе утырышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды, аны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров уздырды.
Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, гадәттә, сатулар уздыру һәм килешүләр имзалауга 45 көнгә кадәр вакыт таләп ителгән. “Тәҗрибә шуны күрсәтә: сатулар мартта игълан ителеп, килешүләр апрель азагында имзалана иде”, – диде Татарстанның баш автоинспекторы. Сатуларны тиешле вакытында уздырмауның төп сәбәпләре дип ул акча юклыкны яки конкурс документациясенең әзер булмавын атады. Шул ук вакытта бу максатларга акчаның, кагыйдә буларак, бүлеп бирелүен билгеләп үтте.
Әлеге уңайдан Р.Миңнеханов ЮХИДИнең территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре үзләренең күзәтчелек вәкаләтләре кысаларында хилафлыкларны бетерүгә күрсәтмәләр бирергә, ихтыяҗ булганда, прокуратура һәм судлар белән берлектә, бу эшләрне уздыруга җаваплы затларны административ җаваплылыкка тартырга тиеш, дип ассызыклады.
Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, транспорт һәлакәтләре саны урам-юл челтәре торышына турыдан-туры бәйле. Димәк, югарыда телгән алынган тискәре тенденцияне минималь чыгымнар таләп иткән, әмма шактый нәтиҗәле булган чаралар файдаланып, аерым алганда, юл тамгалары салу белән җиңеп була. Әмма ЮХИДИ идарәсе башлыгы әйтүенчә, бүген республикада юл тамгалары саны җитәрлек түгел. Әлеге техник чараларның әһәмиятен һәм заруриятен дәлилли торган фаҗигале очраклар да бар. Мисалга, быел март башында Әлмәт – Азнакай юлының 36нчы чакрымында килеп чыккан һәлакәткә китергән төп сәбәпләрнең берсе дип юл тамгасының юклыгы табылган. Нәтиҗәдә, 4 кеше гүр иясе булган.
Ел башыннан Татарстанда җәяүлеләрне бәрдерүнең 388 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә, 24 кеше һәлак булган, 379 җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Шул ук вакытта бу очракларның 160ы җәяүле кичүендә булган, нәтиҗәдә, 6 кеше җан биргән, 162 җәяүле тән казаларына дучар ителгән.
“Җәяүле кичүе саклагыч корылма кебек: кеше җәяүле кичүенә аяк баскан икән, ул юлны имин генә чыгып җитәргә тиеш. Чынлыкта исә вазгыять бөтенләй башка. Бу бернинди кысаларга сыймый”, – дип шелтә белдерде Рифкать Миңнеханов. Аның әйтүенчә, иң
беренче чиратта, республиканың Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзән кебек зур шәһәрләренә автомобиль йөртүчеләр тарафыннан җәяүлеләрне үткәрү мәсьәләсендә күзәтчелек эшчәнлеген активлаштыру зарур.
Җәяүле кичүләренең торышы буенча да сораулар күп. Бүген статистика шуны күрсәтә: республикада җәяүле кичүләренең 600ләбе, ягъни 14 проценты, тиешле таләпләргә җавап бирми: алар стандартларга туры китереп җиһазландырылмаган. Хилафлыклар Әгерҗе, Аксубай, Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Зәй һәм Мамадыш районнарында аеруча күп. Шул ук вакытта әлеге районнарда бу җитешсезлекләр буенча бер генә административ эш тә кузгатылмаган, дип Рифкать Миңнеханов дәүләт автоинспекцияcенең урыннардагы бүлекчәләре җитәкчеләрен тәнкыйть утына тотты, бу мәсьәләдә үзләренең вазифаларын, аерым алганда, күзәтчелек функцияләрен тиешенчә башкармаган затларның җавапка тартылачагы турында кисәтте һәм күзәтчелек эшчәнлеген көчәйтүне таләп итте.
Ул билгеләп үткәнчә, җәяүлеләрне бәрдерү очракларының күпчелеге торак пунктлардан тыш юлларда тәүлекнең караңгы вакытында, һава торышы начар булганда килеп чыга. Хәзер җәяүле киемдә йә булмаса шәхси кулланудагы предметларда яктылык кайтаргыч элементларны (беләзек, фликер һ.б.) кулланырга тиеш булып та, бу таләпләр үтәлми. Бүген почта бүлекчәләрендә, аерым кибетләрдә яктылык кайтаргыч элементларны сатып алу мөмкинлеге бар. Шуңа да карамастан, юл хәрәкәтендә катнашучылар аларны кулланмый. Димәк, кешеләр бу хакта тиешле дәрәҗәдә хәбәрдар түгел. Әгерҗе, Аксубай, Әлки, Зәй, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Чирмешән, Сарман, Теләче районнарында әлеге мәгълүмат халыкка ирештерелмәгән, дип билгеләп узды республиканың баш дәүләт автоинспекторы.