Татарстан Республикасында язгы чәчүгә 25 муниципаль район керешкән

2016 елның 23 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында язгы чәчүнең барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

Николай Титов хәбәр иткәнчә, яңгырлар аркасында кыр эшләре темплары әлләни югары түгел. Уҗымлыларны һәм күпьеллык үсемлекләрне ашлауның чагыштырма күләме 56% тәшкил итә. Шуның белән бергә дым саклау һәм язгы культураларны чәчү эше дәвам итә. Тулаем алганда язгы чәчү якынча 1,8 млн. гектар мәйданда башкарылырга тиеш. Бүгенгә 29 мең га чәчелгән, ягъни 1,6%.

25 муниципаль район чәчүгә керешкән. Нурлат, Зәй, Азнакай, Сарман районнарында темплар әйбәт.

Николай Титов хәбәр иткәнчә, тулаем көннәр матур тора. Бигрәк тә уҗым  культураларына әйбәт. Аларның мәйданы – 578,3 мең га.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары кайбер технологик моментларга да тукталды. Аның сүзләренчә, ашлауны тәмамлау өчен эшне тәүлек буена оештырырга кирәк.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында шулай ук билгеләп үткәнчә, үсемлекләрне ашлауга һәм минераль ашламалар сатып алуга җитди игътибар бирергә кирәк, моңа бит шактый акчалар тотыла, бу бит уңышны арттыруга ярдәм итәчәк. 

Николай Титов чүп үләннәргә каршы көрәш, чәчүлекләрне химик эшкәртү  мәсьәләсенә дә тукталды.

Николай Титов шулай ук искәрткәнчә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан ДИА белән бергәләп, атна саен онлайн режимда видеосеминарлар уздыра. Материалларны шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан ДИА сайтларында видеоязма килеш карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International