Татарстан Республикасында 2016 елның 15-22 апрелендә 1354 санитар-экология өлкәсендә хокук бозулар ачыкланган, 868 беркетмә төзелгән, 2566 мең сумга штраф салынган.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә ТР экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Фәрит Габделганиев Татарстанда үткәрелүче санитар-экология ике айлыгы барышы турында хәбәр итте.
22 апрель көненә полигоннарга 130465 кубометр чүп чыгарылды, территорияләрне җыештыру эшләрендә шәһәр һәм районнарда 287 мең кеше катнашты, 4166 берәмлек техника эшләде, 6 меңгә якын агач һәм куаклар утыртылды.
ТР экология һәм табигать ресурслары министры республика җәмгыять мөрәҗәгатьләрен кабул итү эше турында да хәбәр итте. "Халык контроле" системасы аша 170 мөрәҗәгатьләр кабул ителде, "кайнар линия" телефонына 50 дән артык мөрәҗәгать килде, электрон почтага - 34, мәктәп эко-патруле аша - 828 мөрәҗәгать килде.
Татарстан Республикасы торак пунктларында санитар-экология ике айлыгы кысаларында чистарту эшләре социаль челтәрләрдә дә яктыртыла - рәсми хэштег #ЭКОвесна2016.
Бу арада телеканалларда санитар-экология ике айлыгына багышланган 87 сюжет күрсәтелде, массакүләм мәгълүмат чараларында 270 мәкалә чыкты.