Казанда "TNA кагыйдәләре буенча көрәш" 1/8 финалының өченче этабы үтте

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда "Татнефть-арена" ригында Казанда "TNA кагыйдәләре буенча көрәш" дөнья чампионатының TATNEFT кубогына ярышларның өченче этабы үтте. 

Көрәшне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. 

Рингка 12 көрәшче чыкты - Россия, Бельгия, Кытай, Нидерланд, Белоруссия, Эстония һәм Германиядән. Россиядән әлеге этапта өч көрәшче - Илья Соколов (Түбән Кама), Владимир Дегтярев (Волгоград) һәм Алим Ожев (Нальчик) катнашты.

3 нче этап нәтиҗәләре буенча финалның 1/4 нә Илья Соколов (Россия), Владимир Дегтярев (Россия), Данжело Маршалл (Нидерланд), Тижани Бестати (Нидерланд), Алим Ожев (Россия), Kирк Кроуба (Бельгия) чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International