ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры: Татарстан Республикасы чәчү кампаниясенә тулысынча кереште

2016 елның 30 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы чәчү кампаниясенә тулысынча кереште. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Тр Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, республиканың кайбер төньяк районнары да эшне башлаган. Пландагы 1,8 млн. гектар җирдән бүгенге көнгә 300 мең гектарында чәчү эшләре тәмамланган, бу алдан каралганның 16 % тәшкил итә. 

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, иртә чәчү өчен яхшы культураларның берсе - шикәр чөгендере, һәм бу эшне тизләтергә өндәде. 

"Октябрь аенда уңыш җыюга чыкмас өчен, бүгеннән көнбагышны да чәчергә кирәк, - диде Марат Әхмәтов. - Безнең агымдагы елда көнбагыш мәйданнары зур, 100 мең гектардан артык. Бу эшкә әле керешмәгән районнар да бар". 

"Уҗымнар мөмкинлекләре әйбәт, ашламалар да вакытында кертелде, уңышка эшлибез инде, - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. - Уҗымнар өчен һава торышы әлегә уңай". 

Ашламаларны бүгенге көнгә гектарына 40,3 кг кертелгән, минераль ашламаларны кертү дәвам итә. 

Марат Әхмәтов шулай ук бакчачылык мәсьәләләре турында да хәбәр итте. 

Татарстанда 376 мең бакчачылык кишәрлекләре бар, гомуми мәйданнары - 28 мең гектар, алардан 17 мең гектары милеккә теркәлгән. Бакчачылык бигрәк тә Казан һәм Чаллы шәһәрләре янындагы районнарда үскән, 1 миллион граждан үзләрен тәэмин итәләр, ә артыгын сатуга да җибәрләләр. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бакчачылар проблемалары һәрвакыт актуаль, бигрәк тә зур шәһәрләр янындагы территорияләрдә - Казан, Чаллы, Әлмәт. Биек Тау, Лаеш, Зеленодольск, Питрәч, Югары Ослан кебек районнарга йөкләнеш арта. 

"Бакчачылар мәсьәләләре игътибар таләп итә, - дип белдерде ТР Президенты. - Каядыр аларны районда хәл итеп була, ә каядыр коллегиаль рәвештә хәл итәргә кирәк". Рөстәм Миңнеханов транспорт белән тәэмин ителешкә, бакчалар һәм дачаларга автобус маршрутларын җибәрүгә аеруча игътибар итәргә кушты. "Транспорт белән тэмин итү мәсьәләсе хәл ителгән булырга тиеш, - диде ул. - Бу безнең гражданнар. Бик күп безнең кешеләр, алар арасында бай булмаганнары да бар, әлеге кишәрлекләрне файдалана. Дача кишәрлекләре - аларны азык-төлек белән тәэмин итү чыганагы һәм ял итү урыны да. Бакчачылар иптәшлегекләреннән калдыкларны чыгару, медицина ярдәмен күрсәтү, транспорт белән тәэмин итү - барлык бу мәсьәләләрне карарга кирәк". 

"Бакчачылар иптәшлекләренә юлларны тәртипкә китерергә, калдыкларны чыгару эшен оештырырга кирәк. Бәлки ниндидер программа кабул итәргә кирәктер. Балалар өчен җәйге ял итү лагерьлары белән шөгыльләнәбез бит. Ә дачалар, бакчачылар иптәшлекләрендә меңләгән кеше ял итә, моны истә тотарга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International