Татарстан Республикасына Сычуань провинциясе партком секретаре, халык вәкилләренең Бөтенкытай җыены даими комитеты башлыгы Ван Дунмин килде.
“Казан” халыкара аэропортында Ван Дунмин әфәндене Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
Искә төшерәбез, Казанда Ван Дунмин әфәнде һәм Сычунь провинциясе (КХР) делегациясенең башка әгъзалары “Татарстан-Сычуань” бизнес-форумы эшендә катнашачаклар (2016 елның 4 мае).
Форум барышында хезмәттәшлек турында документлар имзалау планлаштырыла, Татарстан һәм Кытай эшлекле даирәләре вәкилләренең очрашулары узачак.