Арча муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музеенда булды. Музей комплексы Яңа Кырлай авылында урнашкан.
Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында аны төзекләндергәннәр.
Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды, музей комплексы экспозициясе белән танышты. Музей күргәзмәсендә төрле материаллар бар: язма чыганаклар, фотографияләр, китаплар, шәһәр һәм авыл тормышы әйберләре һәм башкалар.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов тагын бер музей объекты - Сәгъдетдин Салихов йортында булды, анда 1892-1894 елларда яшь Габдулла Тукай яшәгән.
Татарстан Президентының Арча районына эш сәфәре Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрбиләр монументына чәчәк салу белән тәмамланды.