Марат Әхмәтов: Республикада 810 мең гектар җирдә чәчү эшләре тәмамланган, ягъни мәйданнарның 45 %

2016 елның 7 мае, шимбә

Татарстан Республикасында чәчү эшләре дәвам итә. Бүгенгә республикада 810 мең гектар җирдә чәчү эшләре тәмамланган, ягъни мәйданнарның 45 %. Алардан сабан бөртеклеләре - 540 мең гектар (54 %), шикәр чөгендере - 40 мең гектар (60 %), көнбагыш - 46 мең гектар (40 %). 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, быелгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 620 чәчү комплексы, 6,5 мең культиватор һәм башка техника эшли. Көчле тракторлы киң алучы чәчү комплексларында эш ике сменада оештырылган.

Зәй районында 70 % җирдә чәчү эшләре тәмамланган, Апас районында - 69 %, Сарман районында - 58 %, Кайбыч - 53 %, Нурлат һәм Тукай - 51 әр %, Әтнә - Татарстанның иң төньяк районы - эшкә иң соң кереште, ләкин инде 55 % мәйданнарда чәчү эшләрен тәмамлаган. 

Марат Әхмәтов искәрткәнчә, атна ахырына уҗымнар буенча эшләрне тәмамларга кирәк. "Эшне тоткарлау киләчәктәге дистәләгән миллион сум керемне югалтуга китерә ала", - диде ул. 

Кайбер культуралар буенча шик бар, дип билгеләде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, кукуруза буенча ачык артта калабыз - көтелгән 102 мең гектардан бары 25 мең гектарда гына чәчелгән. "Әлбәттә, һава торышы күпмедер чикли, - диде ул. - Булган техника мөмкинлекләрен максималь рәвештә куллануны сорыйм". 

Көнбагыш буенча беренче мәртәбә 110 мең гектар чәчергә җыенабыз, диде Марат Әхмәтов. 

"Агымдагы елда яшелчәләргә мәйданнар 2 мең гектар тәшкил итәчәк, ә бәрәңгегә 9 мең гектар бирелә, һәм бөтенесе диярлек сугарыла. Су сипмичә, әлеге культуралар яхшы уңыш бирми", - дип билгеләде министр. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марат Әхмәтов чыгышына йомгаклар ясап билгеләгәнчә, 15 май көненә эшләрнең төп өлешен тәмамлау зарур. Бу эш сыйфатлы булырга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов, әлеге мәсьәләгә игътибарлы булырга кирәк. 

ТР Президенты шулай ук чәчү кампаниясенә карамастан, терлекчелеккә дә игътибарны киметмәскә кирәк, дип белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International