Татарстанда 6 май көненә санитар-экология ике айлыгы барышында 5312 хокук бозу ачыкланган, 2928 беркетмә төзелгән

2016 елның 7 мае, шимбә

Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары территорияләрен калдыклар һәм санкциясез чүплекләрдән чистарту эшләре санитар-экология ике айлыгы тәмамлангач та, дәвам итәргә тиеш. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы гадәттәге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төп максат - шәһәрләр һәм районнар территорияләрен тиешле хәлдә тоту, санкциясез чүплекләрне юкка чыгару. 

Ул шулай ук билгеләгәнчә, квадрокоптерлар файдалану, территорияләр өстеннән очу санкциясез чүплекләрне ачыкларга ярдәм итә, шул иәсәптән коймалар артындагыларын да, кабер предприятиеләрнең киртәләр белән әйләндереп алынган территорияләрендә.

Җитди карарлар таләп итүче очракларда, хокук бозуны теркәп хокук саклау органнарына бирергә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. 

Санитар-экология ике айлыгы барышы турында нотык белән ТР экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Әбделганиев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, гомумшәһәр шимбә өмәсендә Казанда 23 апрель көнне 60 мең кеше, 2 мең предприятие һәм оешма катнашты, полигоннарга 8,5 мең тонна калдыклар чыгарылган. 

Министр фикеренчә, күпчелек санкциясез чүплекләр эшкуарлар эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Бу мәсьәләдә даими рәвештә аңлатма эше алып барылырга тиешле, диде ул. 

Гомумән, 2016 елның 6 маена мәгълүматлар буенча санитар-экология ике айлыгы барышында 5312 хокук бозу ачыкланган, 2989 беркетмә теркәлгән, 10875 мең сумлык штраф салынган. 

1421 санкциясез чүплек ачыкланган, шулардан 924 юкка чыгарылган. Санкциясез чүплекләр мәйданнары 778,5 мең кв. м. тәшкил итә, шуларның 427,8 мең кв. м. чистартылган. 

Шимбә өмәсе нәтиҗәләре буенча актив татарстанлылар бүләкләнгән. 

#ЭКОвесна2016 акциясендә актив катнашучыларга "Халык контроле" кушымтасы йөкләнгән смартфон, планшетлар, шулай ук велосипед һәм туристлар өчен палаткалар бүләк ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International