Татарстанда сабан культуралары планлаштырылган мәйданның 63 процентына чәчелгән

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Татарстанда сабан культуралары планлаштырылган мәйданның 63 процентына, ягъни 1110 мең гектарга чәчелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 765 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 73%. Шул исәптән сабан бодае - 269 мең га яисә фаразга карата 60% мәйданда чәчелгән, арпа - 333 мең га яисә 93%, борчак - 50 мең га яисә 91%, ашлык кукурузы - 48 мең га яисә 51%.

Шикәр чөгендере 52 мең га яисә планнан 82% мәйданда чәчелгән, рапс 30 мең га яисә 26% мәйданда, май орлыгына дигән көнбагыш - 66 мең га яисә фаразга карата 60%.
Бигрәк тә Зәй (71 процент), Әтнә (70), Сарман һәм Саба (75 әр), Алексеевск (70) муниципаль районнары игенчеләре кыр эшләрен актив алып бара.

Гомумән алганда, быел чәчүлек мәйданнары 2,9 млн га тәшкил итә, аның 1,8 млн гектарында сабан чәчүлекләре. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 1,6 млн га, техник культуралар 315,8 мең га, шул исәптән шикәр чөгендере 63,4 мең га, терлек азыгы культуралары якынча 1 млн га били.  

Татарстанда быел чәчү кампаниясенең бәясе 17 млрд сум тәшкил итә, дип өстәде Марат Әхмәтов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International