Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венада "Эрсте" компаниясенең архитектур һәм инфраструктур хәл ителешләре белән танышты.
"Эрсте" компаниясе кампусы берничә бинадан тора, аларда офислар, конференц-заллар, ресторан зонасы һәм башка иҗтимагый урыннар урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов өчен биналар буйлап экскурсия оештырылды, ул күп функцияле конференц-залны, панорам тәрәзәле һәм оригиналь вентиляция системасы булган эш зоналарын карады.
Аңлатмаларны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман биреп барды.
Биналар шулай ук заманча лифтлар белән ("акыллы лифтлар"), пропуск системалары белән җиһазландырылган.
Рөстәм Миңнеханов "Эрсте" компаниясенең инфраструктур хәл ителешләрен уңай бәяләде.