“Аэрофлот” 17 июньнән Казаннан Франкфуртка авиарейслар оештыра

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Татарстан Республикасы белән “Аэрофлот” ГАҖ арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.

Илдар Халиков искә төшергәнчә, күптән түгел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Аэрофлот” компаниясе җитәкчелегенә Казан белән Франкфурт шәһәрләре арасында туры авиарейслар оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

“Аэрофлот” компаниясе кыска вакыт эчендә бу мәсьәлә буенча эшләп, карар кабул итте.

Шулай итеп, 17 июньдә Казан – Франкфурт маршруты буенча атнага ике тапкыр тукталышсыз рейс башкарылачак.

 "Казан – Франкфурт туры рейсын ачу истәлекле вакыйга. Бу юнәлештә “Аэрофлот” компаниясе хезмәт күрсәтәчәк - ул ерактагы һәм ышанычлы партнер", - дип билгеләде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров.

 “Аэрофлот” генераль директорының финанслар һәм челтәр һәм керемнәр белән идарә буенча урынбасары Шамил Курмашов сүзләренчә, бу тәкъдим туристлар, бизнесменнар өчен дә файдалы: беренчеләре ялларга читкә чыга ала, икенчеләре эш буенча оча ала. Моннан тыш, бу рейслар пассажирларына тимер юл челтәрен куллану мөмкинлеге дә биреләчәк, алар башка шәһәрләргә дә бара ала.

Эконом класслы билетлар бәясе ике якка 25 мең сум тәшкил итә, ә бизнес-класс өчен - 60-70 мең сум. Бизнес-класс билет бәясенә тимер юллардан да файдалану керә. Эконом-класс билеты белән тимер юлда йөрү өчен 40 евро өстәп түләргә кирәк булачак.
Тукталышсыз линиядә заманча, уңайлы Airbus А320 һава суднолары хезмәт күрсәтәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International