Рөстәм Миңнеханов: Татарстанны Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән багланышлар бик кызыксындыра

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанны Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән багланышлар бик кызыксындыра. Бу хакта бүген Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида узучы Россия-АСЕАН (Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ассоциациясе) эшлекле форумында белдерде.

Форум кысаларында Татарстан Президенты "Россия-АСЕАН яңа икътисадый партнерлыкка таба: кирәкле җиһазлар, механизмнар һәм үсеш драйверлары" сессиясендә катнашты. 

Башта очрашу модераторы - РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Алексей Лихачев катнашучыларны сәламләде. 

"Россия Хөкүмәте һәм эшлекле даирәләр илебез үсешенең яңа этабына җайлаштылар. Без партнерлар белән актив рәвештә хезмәттәшлек итүне дәвам итәбез, - диде А.Лихачев. - Икътисадый үсеш өлкәсендә Россия 109 ил арасында 51 нче урынны яулады. Без Россия экспортын үстерәбез. Илебез региональ партнерларга ачык һәм интеграция процесслары өлкәсендә дә эшне дәвам итәргә әзер". 

Шуннан сүз ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка бирелде. Ул ассызыклаганча, Татарстан - Россиянең сәнәгать өлкәсендә алга киткән регионнарының берсе, аның территориясендә 3,9 млн. кеше яши. Республикада нефть сәнәгате җиди рәвештә үстерелә: ел саен 33 млн. тоннадан артык нефть чыгарыла. Чималның яртысы ТР предприятиеләрендә эшкәртелә. 

"Якындагы елларга икътисатыбыз үсешенең төп өлкәсе - нефть химиясе. Без Россиядә пластмасса һәм синтетик каучук җитештерүчеләрнең иң эресе, - диде ТР Президенты. - Татарстанның машина төзелеше, самолет төзелеше, вертолет һәм суднолар төзелеше өлкәләрендә уңай күрсәткечләр. Безнең мөмкинлекләребез гаять зур һәм без бүген яңа базарлар эзлибез". 

Рөстәм Миңнеханов Сингапур белән хезмәттәшлекне югары бәяли. «Educare» (Эдьюкэа) компаниясе белән мәктәпләр укытучылары квалификациясен үстерү программасы гамәлгә ашырыла. Шулай ук күп еллар дәвамында менеджерлар һәм идарә кадрлары өлкәсендә уңай хезмәттәшлек алып барыла: Татарстан даими рәвештә Сингапурга үзенең дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрен укуга җибәрә. Сингапур компанияләре безнең Электрон хөкүмәтне формалаштыруга зур өлеш керттеләр, бүген бу система иң яхшылардан санала, диде ТР Президенты. 

"Татарстанда инновацион инфраструктураны булдырганда, күпчелек очракларда Сингапур һәм Малайзия тәҗрибәсе кулланылды. Аерым алганда, Россиядә мәгълъмати-коммуникация технологияләре өлкәсендә алдынгы мәйданчык булырга тиешле яңа Иннополис шәһәребез Сингапур хезмәттәшләребез белән берлектә булдырылды", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов һәм Индонезия, Веьтнам, Таиланд һәм башка илләр белән багланышлар актив үскәне турында хәбәр итте. 

Аның сүзләренчә, Татарстан белән АСЕАН илләре арасында товар әйләнеше дәрәҗәсе күпкә артык була ала (2015 елда 240 млн. доллардан артык). Үсмешкә мөмкинлекләр бик күп, дип ассызыклады ТР Президенты. АСЕАН илләре базарларында Татарстан продукциясен яхшы беләләр, шул исәптән Казан вертолетлар заводы, КАМАЗ авыр йөк машиналары, суднолар заводлары, нефть химиясе продукцияләре һәм башкалар. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанда потенциаль инветсорлар өчен бөтен шартлар бар. Ике махсус икътисадый зона эшли, берничә индустриаль парк, "Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе оештырылган, ул резидентларга яхшы льготалар бирә. "АСЕАН илләреннән хезмәттәшләребезне Россия базарында эшләрен киңәйтергә һәм территориябездә производстволар ачу кирәклегендә ышандырырга тиеш", - диде ул.

Актив хезмәттәшлеккә, ТР Президенты фикеренчә, Россия һәм АСЕАН илләре арасында туры авиарейслар ачу ярдәм итер иде. Казанның заманча аэропорты транспорт узелы була ала һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләреннән авиарейслар кабул итә ала. Шулай ук визалар киртәләрен киметү буенча да эшне дәвам итәргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул Россия Федерациясе һәм АСЕАН илләре җитәкчеләренә хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибар итүләре өчен рәхмәт белдерде. 

"Татарстан сезнең өчен ачык! Без АСЕАН илләреннән хезмәттәшләребезгә иң яхшы шартлар булдырырга әзер", - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International