Хезмәт хакы мәсьәләсе – бу җитди дәүләт бурычы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова ТР Премьер-министры Илдар Халиковның профсоюз активы белән очрашуында белдерде.
Очрашу Хезмәт сараенда узды (Казан, Мөштәри ур., 9).
Бүгенге көн проблемалары арасында республика профсоюзлар лидеры хезмәт хакын, соры хезмәт базарын, ярлы һәм бай гражданнар арасында керемнәрнең аермасын атады.
Татьяна Водопьянова хәбәр иткәнчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча номиналь хезмәт хакы 5,7%ка арткан, әмма реаль хезмәт хакы 6%ка кимегән.
“Хезмәт хакы мәсьәләсе – җитди дәүләт бурычы”, - дип белдерде ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе. Ул Илдар Халиковка ТР Министрлар Кабинетының чираттагы утырышын хезмәт хакы темасына багышларга тәкъдим итте.
Үз чиратында, Илдар Халиков, без хезмәт хакы дәрәҗәсе турында гына түгел, бәлки гомумән тормыш дәрәҗәсе турында сөйләргә тиеш, дип билгеләде.
Профсоюз хәрәкәте активистлары очрашу барышында тәкдимнәр белән башкарма хакимияткә мөрәҗәгать иттеләр.