Татарстанда ММЧ нан тыш бер генә проектны да чынга ашырып булмый. Бу хакта бүген "Бәллүр каләм" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.
Искәртеп үтик, ул конкурсның абсолют җиңүчесе Лия Заһидуллинаны бүләкләүдә катнашты.
Илдар Халиков чарага катнашучыларны бәйрәм белән котлады. "Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан сезнең катлаулы эшегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм, - диде ул. - Республика җитәкчелеге сезгә эшләү җиңел булмавын яхшы белә. Сездән башка, Татарстанда бер генә проектны да чынга ашырып булмаганын да беләбез".
"ММЧ дүртенче хакимият диючеләр массакүләм мәгълүмат чаралары дәрәҗәсен түбәнәйтә, - диде И. Халиков. - Тыныч милли, конфессияара һәм хәтта гаилә - ул сез, ММЧ".
"Электрон ММЧ барлыкка килү, массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итүчеләр санын һәм ешлыгын арттырды, журналистның көндәшлеккә сәләтлелеген, оперативлыгын һәм җаваплылыгын күтәрде", - дип өстәде ул.
Илдар Халиков җиңүчеләрне котлады, профессиональ һәм шәхси уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет теләде.
Аннары ТР Премьер-министры дәүләт бүләкләрен тапшырды.