Рөстәм Миңнеханов KazanSummit: Татарстан хезмәттәшлек өчен ачык һәм чит ил инвесторларына партнерлык банкингы принципларындагы проектларда ярдәм күрсәтергә әзер

2016 елның 20 мае, җомга

Казан сигезенче мәртәбә вәкиллекле форум кабул итә, ул Россия һәм аның төбәкләре белән ислам дәүләтләре арасында икътисадый хезмәттәшлекне үстерү буенча алдынгы мәйданчык булып тора. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2016» VIII халыкара икътисадый саммитының пленар утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итте.   

Пленар утырыш темасы – «Бөтендөнья икътисадының яңа архитектурасы:  ИХОның РФдә финанс индустриясен үстерү перспективалары».

Искәртәбез, саммит Казанда 2016 елның 19-20 маенда, «Корстон» КСКК мәйданчыгында уза. Чараны оештыручылар мәгълүматы буенча саммитта 50дән артык ил вәкилләре катнаша.  

Пленар утырыш гадәттәгечә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин догасы белән башланып китте.

Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Думасына, Федерация Советын, РФ Тышкы эшләр министрлыгына бу чараны үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасына (ИХО), Ислам үсеш банкына, ИХО яшьләр форумына Татарстан инициативаларын  хуплаган өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Kazansummit мәйданчыгы дәүләт эшлеклеләренең, эксперт галимнәрнең, күп кенә илләр бизнесы вәкилләренең Россия белән ислам дөньясы арасындагы элемтәләрне ныгыту буенча тырышлыкларын берләштерү өчен, эшлекле багланышлар урнаштыруда тәҗрибә һәм иң яхшы практиклар алмашу өчен, конкрет инвестицион проектлар буенча килешүләргә ирешү өчен хезмәт итә.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, KazanSummit әһәмияте Россия-АСЕАН (Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе) саммиты кысаларында узган эшлекле форумда тагын бер кабат ассызыкланды, бу саммит Сочида (2016 елның 19 мае) узды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, Владимир Путин ислам дөньясы илләре хезмәттәшлегенә җитди игътибар бирә. Нәкъ менә Владимир Путин инициативасы белән 2005 елда Россия Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче булды.  

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Президенты кушуы буенча ул бүген  «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли, киләсе атнада  Казанда Төркемнең еллык утырышы икенче мәртәбә узачак (2016 елның 25-28 мае).

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Стратегик караш төркеме эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе – мөселман илләре белән сәүдә-икътисадый, инвестицион һәм гуманитар өлкәләрдә багланышларны үстерү. Kazansummit нәкъ менә шуңа йөз тота, диде ул.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген дөньяда ислам һәм партнерлык банкингы роле арта бара. «Бүген ислам финанславы секторы – дөньяда иң тиз үсүчеләрдән берсе, - диде ул. – Аның еллык үсеше 15-20 процент тәшкил итә.  Бу ислам банкингына икътисадый үсешне финанслауда нәтиҗәле инструментларның берсе булырга ярдәм итә. Ислам банкингының кайбер проектларын Ирландиядә, Люксембургта, Бөекбританиядә һәм Европаның башка илләрендә уңышлы гамәлгә ашыру  Көнбатышта партнерлык финанс инструментларына ихтыяҗ барлыкны раслый».

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы инициативасы буенча Россия Федерациясе Үзәк банкы тарафыннан партнерлык банкингы буенча эш төркеме оештырылды.

«Ике ай элек Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте белән «Татфондбанк» тарафыннан оештырылган Партнерлык банкингы үзәге эшли башлады».

«Бүген без кайбер эре инфраструктур һәм инвестицион проектларны гамәлгә ашырабыз, алар ислам нормаларына туры килә, анда Ислам үсеш банкы, Сбербанк, Внешэкономбанк һәм башка халыкара финанс институтларындагы партнерларыбыз җәлеп ителә», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.   

Без тәҗрибә, үз эшләнмәләребезне алмашырга әзер һәм кайбер хәл ителешләрне әзерләү өчен мәйданчык ролен үтибез, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Kazansummit – без булган мәсьәләләрне карый ала торган, конкрет җаваплар табу мөмкинлеге булган урын», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, иртәгә изге Болгар шәһәрендә  традициягә әверелгән «Изге Болгар жыены» узачак, ата-бабаларыбызның 922 елда Ислам динен кабул итүләрен искә алу өчен ел саен анда илнең төрле почмакларыннан меңләгән мөселманнар җыела.

Иртәгә бу урында Болгар ислам академиясе төзелешенә нигез салу тантансы булачак, диде ул һәм теләгән кешеләрне шунда чакырды.

Бүген пленар утырыш барышында берничә килешү имзаланды. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге белән «Сбербанк» ГАҖ арасында килешү төзелде. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Сбербанк идарәсе рәисенең беренче урынбасары Максим Полетаев кул куйды.

Төп юнәлеш – Чаллыдагы алдан социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары өчен проектлар һәм программалар эшләү.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International