Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче булып "Бердәм Россия" праймериз сайлау участогына килде

2016 елның 22 мае, якшәмбе

Бүген, "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына кандидатлар өчен Бердәм алдан тавыш бирү көнендә, иртәнге сәгать 8дә бөтен Татарстан буенча барлык 560 сайлау участогы үз ишекләрен ачты. 

"Бердәм Россия" праймеризының 16.26.001 санлы участогына беренче булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

Бюллетеньнар алу процедурасы күп вакыт алмады, әмма Республика Кадастр җир палатасының башкаручы директоры Динә Әшраповага (ул тавыш бирүгә икенче булып килде) Президент белән селфи ясар өчен җитте.

"Бу лаеклыларны сайлауның яңа формасы, - диде ТР Президенты журналистларга. - Татарстан һәм Россия халкы аны хуплар дип өметләнәм".  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International